erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр

Арча районының Кәче авылында гомер итүче Фәнисә (29 яшь) һәм Ринат (33 яшьтә) Галәвиевларның гаилә корып яши башлавына 7 ел. Авылда төпләнеп, гөрләтеп тормыш көтәләр.

Берничә йорт салырга өлгергәннәр, уртак бизнеслары бар. I һәм II группа инвалид туганнарын да тәрбиялиләр. Күптән түгел икенче тапкыр әти-әни булганнар. Олы кызлары Руфинәгә 6 яшь, уллары Нариманга 5 ай.

Фәнисә белән Ринат — ярдәмчел кешеләр. Шуның өчен авыл халкы аларны бик хөрмәт итә икән. 2022 елның ноябрендә Кәчедә күп балалы Вәлиәхмәтовлар йорты янгач, хуҗабикә аларга матди ярдәм оештыруда булышкан. Озак та үтми зыян күргән бу гаилә яңа йорт салып кергән. Арчаның Казансу паркындагы күлдә бер хатын-кыз бата язгач, беренче булып ире Ринат суга сикергән. Хуҗабикә исә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан.

— Икебез дә Кәче авылыннан, — дип таныштырды Фәнисә. — Авылдашлар булгач, бер-беребезне яхшы беләбез. Мин тугач, әти-әни белән Ринатларга мунча керергә йөргәнбез. 18 елдан соң ике арада мәхәббәт уты кабынмасынмы?! Яңа елны бергә каршыладык та очраша башладык. Биш елга якын мөнәсәбәтләрне сынагач, 2017 елда туй иттек.

Фәнисә һөнәре буенча ландшафт дизайнеры. Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Шуннан туган авылына кайтып, декретка киткәнче колхозда эшләгән. Бүген мәҗлесләргә аш-су (кейтеринг) әзерли. Гөбәдия пешерү, килен токмачы кисү, катык кайнату дисеңме, барысына да Фәнисәне дәшәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Минем катыкны бер тапкыр авыз иткән кешеләр башканы ашамый. Чөнки ул куе, тәмле, әкрен генә утта 6 сәгать кайнаткач, матур төскә керә, — ди хуҗабикә.
Гаилә башлыгы Ринат Арча һөнәр училищесында эретеп ябыштыручы булырга укыган. Бүген тимердән капка, чардуганнар ясап сата. Заказлары бик күп икән.

— Хуҗалыкта һәркем үз эше белән мәшгуль, әрләшеп ятарга вакыт җитми. 7 ел торып, бер тапкыр сүзгә килгәнебез юк, — дип гаҗәпләндерде Фәнисә. — Аннан соң Ринат бик тыныч холыклы. Мин кызурак инде. Гаиләдәге татулыкны эш саклый. Әти-әнидән өмет итмичә, җиң сызганып икең бергә тырышсаң, аерылышу турында уйланылмый. Яшь булуыбызга карамастан, барын да үзебез булдырабыз. Бөртекләп җыйган мал-мөлкәтебез шуңа кадерле дә.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Чыганак: https://im-tatar.ru/2024/06/4206/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев