erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каенсар авылы халкы өчен бәяләп бетергесез зур хезмәт

Тәкъдир итү узды

 18 май көнне, Каенсар авылы тарихында искиткеч зур тарихый вакыйга булып узды. Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР фән эшлеклесе, РФ мактаулы гомум белем хезмәткәре, 14 китап, 350 данә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр авторы, "Мәгариф"- журналының редколлегия әгъзасы Фәйзелхак Габделхак улы белән аның хәләл җефете югары категорияле хәрби химик, инженер технолог Сания Фазылҗан кызы Ислаеваларның уртак иҗат җимешләре " Каенсар авыл тарихы" китабын авылдашларга тәкьдим итү кичәсе узды.
Бүгенге тарихи кичәгә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар, дуслар, туганнар җыелды. Кичәне мөхәлләбезнең имамы Надир хәзрәт Гатауллин Корән аятьләре белән ачып җибәрде.Авыл җирлеге башлыгы кичәбезне ачык дип белдереп авторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүгенге гүзәл, тарихы бәйрәмгә илебезнең төрле төбәгеннән авылдашлар җыелды.
 Иҗатташ дусларын котлап туган якның тарихын өйрәнүче галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент, "Кәче авыл тарихын" язучы Фоат әфәнде Закиров,  "Каенсар" милли агротуристик комплекска нигез салучы, ВеломанИЯ велосипед культурасы үзәгенә нигез салучы, кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзасы, ТРның атказанган юристы И. Ә. Янышев, Ханты Мансийский автономный округ губернаторы урынбасары А. Ф Ислаевның катнашулары ямь өстенә ямь булды.Кичәне мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче Фәридә, Каенсар авыл клубы мөдире Энҗе бик матур итеп оештырып алып бардылар.
Гаять бай эчтәлекле, күп санлы фотосүрәтләр, архив материаллары, шаҗәрәләр, гаилә ядкәрләре белән баетылган әлеге китап 500 елдан артык тарихы булган Каенсар авылының ерак үткәненнән бүгенгегә кадәр кеше язмышлары белән таныштыра.
Каенсар авылы халкы өчен бу китап бәяләп бетергесез зур хезмәт, олы бүләк. Татар халкында "Китаплы халык-хөрмәтле халык"- дигән гыйбарә яши. Димәк, Каенсар авылында туып- үсеп, гомер итүчеләрнең һәркайсы- олы хөрмәткә лаек кешеләр.
Каенсар авыл тарихын барлап, түкми- чәчми җыеп, әлеге хезмәтне башкаруда үзләренең көчләрен, белемнәрен, вакытларын кызганмый тырышучы китап авторларына ихлас күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңасала авыл китапханәсе мөдире Фәридә Бурханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре