erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каһарманның ике улы да әтиләре юлын сайлаган

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айрат Галәветдиновның әти-әнисенә улларының «Батырлык» ордены тапшырылды

Алгы сызыктан чыгарына бер атна гына калган була...

 Айрат махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булды. Аңа нибары 39 яшь иде.

“Сугышчан туганлык“ җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов Айрат Галәветдиновның әти-әнисе Мәдинә ханым белән Әхәт әфәндегә һәлак булганнан соң улларына бирелгән Батырлык орденын тапшырды. Бу мизгелдә әти-әнинең нәрсә кичергәнен аңлатып торуның кирәге дә юк. Әхәт әфәнде тешен кысып булса да түзде, Мәдинә ханымның күзләрен яшь пәрдәсе каплады. 

 – Мәктәптә укыганда ук Айрат хәрби булам, дип хыялланды. Максатына иреште. Яу кырында һәлак та булды, – диде Мәдинә ханым. – Узган ел 10 сентябрьдә шалтыратты ул миңа. Мин авырый идем. Тавышымнан аңлап алды. “Әни, син авырыйсың, ахры”, – ди. “Юк, улым, ятып тора идем”, – дим. “Үзеңне сакла, әни”, – диде һәм элемтә өзелде. Махсус хәрби операция барган зонада икәнен белмәдем дә. Бөтенесе белгән, миңа гына әйтмәгәннәр. 1 майда ике улы белән кайтып киткән иде. “Кайчан чираттагы ялга кайтасың?” – дип сорадым. “Мин учениедә, кайтып булмас әле”, – диде. Ә беркөнне төш күрдем. Элеккеге хәрбиләр киеменнән. Кулында бер кочак ак чәчәкләр. “Әни, бу сиңа”, – ди. Ул шулай нечкә күңелле булды, сюрпризлар ясарга, чәчәкләр бүләк итәргә ярата иде. Ике көннән килен шалтыратып әтисен сорады. Әхәт белән сөйләштеләр. Әтисе телефонын куеп: “Айрат...” – диюгә: “Ах, үтергәннәрме?” – дидем. Ул мизгелдә нәрсә кичергәнемне баласын югалткан кеше генә аңлый. 

  – Айрат белән 20 сентябрьдә сөйләштек. Бер-ике секунд кына. 23 сентябрьдә һәлак булган, – диде Әхәт әфәнде. – Бер очрашуда командиры белән аралаштым. Батальон командиры ниндидер сәбәп белән калгач, аның урынын Айрат алган. Засадага эләгеп, камалышта калганнар. Ул үз кул астындагы яңа гына контракт төзеп килгән тәҗрибәсез солдатларны коткарган, ә үзе тагын берничә кеше белән танк минасына эләккән. Аңарчы дошманның ике-өч техникасын юк иткән булган. Никадәр дәрәҗәдә дөрестер, әмма ишетүемчә, Айратка “ау” да оештырган булганнар, тотучыга яки үтерүчегә бүләккә кадәр вәгъдә иткәннәр.

Вакыт үтсә дә, уллары турында шулай горурланып сөйләсәләр дә, тавышларында күз яше саркып ята аларның  “Хәзер горурланмый нишли алабыз?!” – ди Әхәт әфәнде. 

– Хатыны да хәрби шәһәрчектә госпитальдә табиб. Ике уллары бар. Олысына – 18, икенчесенә 12 яшь. Олысы – танк, кечкенәсе Суворов училищесына укырга керергә хыяллана. Әтиләренең батырлыгымы, аның истәлегенә тугры калырга тырышумы, белмим, әмма алар да шул юлны сайладылар, – диде Мәдинә ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Белешмә

Айрат Галәветдинов 1983 елда Лаеш районының Нармонка бистәсендә туган. 1988 елда гаилә Арча балык хуҗалыгына кайткан, 1990 елны Сарай-Чокырча авылына күченгән. 

Урта Курса мәктәбендә белем ала егет. Казандагы хәрби артиллерия университетына укырга керә. Диплом алганнан соң Айрат Галәветдинов Себер хәрби округында, башта Алтай крае, аннан Кемерово өлкәсендә хезмәт итә, взвод командиры була.

2011 елда кайнар нокталарда хезмәт итә. Аннан махсус хәрби операциядә катнаша.

#БезнеңГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре