erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кая барсаң да – Пошалымнар...

“Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов белән басулар буйлап йөрибез. Комбайннар көзге бодай суга

“Менә монысында Расих Галимҗанов эшли, – диде җитәкче. – Пошалымнан килде. Бик тырыш. Яңа кайткан комбайн бирдек үзенә. Әнә “КамАЗ”да ашлык ташучы Илһам Саматов - Пошалымнан.

– Бөтен тырыш кеше Пошалымнарда булган икән, – дим. – Район читендәге Шурабашка барып чыксаң да комбайнда, тракторда шулар, мактап бетерә алмыйлар үзләрен.

Ә инвестор булам дип килгән кеше бөтен республикага Пошалымнар ялкау, эшләмиләр, дип тора. Түләмәсәң эшләмиләр инде. Расих Галимҗанов узган ел комбайнда эшләгәнем өчен 68 мең сум алачагым калды, ди. Аның кебекләр күп.

Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчеләрне җыелыш саен искәртеп тора: яхшы хезмәт хакы түләмәсәгез, киләчәктә эшләргә кеше калмаска мөмкин. Авылда калучылар болай да аз, инде булган кешенең дә гайрәтен чигерәсез икән, ул түли торган эш табачак! Хәзер ара ераклыгы да киртә түгел.
Шушы уңайдан бер гыйбрәтле хәл. Күрше районнарга барып эшләүчеләр дә бар бездә. Һәр көн иртән билгеләнгән вакытта (бер минут та авыштырмыйча) машина килеп ала боларны. Эш тәмамлангач кайтарып куя. Мәктәп укучыларын автобус йөрткән кебек. Ярар, монысы яңалык түгел, диярсез. Менә яңалыгы, шаккатырганы. Шушы кешеләргә шул районнардан печән төягән машиналар килеп төшә, аның артыннан... печән өюче трактор! Печәнне бушатып, өеп китәләр!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акчаны да яхшы түлиләр, дип әйтәләр. Менә кеше кадере шулай була ул! Уйланыгыз, җитәкчеләр, соңрак соң булырга мөмкин. Хуҗалыклар бит шәхси, киләчәктә сезгә кем эшләр?
Быел район буенча авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакын 40 мең сумга күтәрү бурычы куелды. Бүгенге көндә бу да инде зур сумма түгел, әмма әлегә шуңа ирешсәк тә ярап торыр иде.

Болары – кереш өлеше иде, хәзер басуларга кире кайтыйк. Районда “Төрнәле-Пошалым” ширкәтеннән кала (аның 500 гектар арышы бар, анысын да җыеп алырмы), барлык хуҗалыклар да уракка төште. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак Барс агрокомплексы” ширкәтләрендә аны имам-хатыйплар азан әйтеп, дога укып, бик мәгънәле итеп башлап җибәрделәр.
Өченче августка 54347 гектардагы игеннәрнең 9144 гектары (16,8 процент) суктырып алынды. Бер гектардан уртача уңыш 26,7 центнер. Арышныкы 29, көзге бодайныкы 24, борчакныкы 15, арпаныкы 28, солыныкы 25 центнер чыга. Әлегә иң югары уңыш “Казанка” һәм “Северный” ширкәтләрендә. – 40 центнердан артык. “Кишет”тә – 5 центнер. “Ак Барс агрокомплексы”, “Кырлай”, “Яңарыш”та 30 центнердан артык.

“Курса МТСы”, “Казанка”, “Игенче”, “Аю” ширкәтләре 34-23 процент мәйданнардагы игеннәрне суктырып алдылар. 
“Игенче”, “Ак Барс агрокомплексы” ширкәтләрендә туфракны көзге эшкәртүгә керештеләр.   
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре иртә өлгерә торган бәрәңге сата башлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X