erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Каләмем йөгерә ак кәгазь битендә”

Шигърият

 “Кояш кызы”. Шундый җылы, якты псевдоним астында бастыра үзенең шигырьләрен Гөлзилә Фәхретдинова.

“Кышлардан аклык алып, җәйләргә хәйран калып, язларны җырга салып, көзләрнең моңын отып, каләмем йөгерә ак кәгазь битендә”, –дип яза ул “Юлларда – моңнар...” дигән интернеттагы төркеме тасвирламасына.

– Кулга ручка тотып яза башлаганчы ук, әни савыт-саба юганда өстәл астына кереп такмаклап ниләрдер сөйләп утыра торган булганмын. Иң беренче шигырем песи турында иде. Балалар бакчасында да, бәйрәмнәрдә дә сөйләтеп, үзе язган, дип мактап, үсендерә торгач, миндә шигырь язу сәләте бар икән бит, дигән фикер туды һәм мин язып киттем, – ди “Кояш кызы”. – Ә чынлап яза башлавым беренче тапкыр гашыйк булган чорга туры килде. Җавапсыз мәхәббәт иде ул.

Гөлзилә Балтач районының Алан авылы кызы. Арча педагогика көллиятендә укый, юллама буенча Теләче районына эшкә китә, читтән торып югары белем ала, кияүгә чыга, декрет ялына киткәч иренең авылы Хәсәншәехка төп йортка кайтып урнаша. Ике бала – ул һәм кыз үстерә.

– Шигырьләремнең төп темасы – мәхәббәт. Минем турында кайберәүләр мәхәббәт алиһәсе ди. Туган авыл, табигать, милләт, тел турындагылары да бар. Әмма минем өчен иң якыны – мәхәббәт, – ди ул. – Кияүгә чыккач бик озакка иҗатны ташладым. Бөтенләй оныттым, дисәм дә була. Язам – килеп чыкмый, язам – тагын юк. Соңгы арада гына үземә ошаган шигырьләремне яза башладым.  Кечкенә балама яшь ярым булгач, эшкә чыктым. Минем өчен ташу кузгалганга тиң булды ул. Бәйгеләрдә катнашу, концертлар алып бару – укыган чорым кире кайтты, диярсең. Яңарыш чоры. Рәхәтлек тоям. Ә бу иҗат итү өчен дәрт бирә, яңа сулыш ача.     

***

Бәхетле булырга өйрәник.                                               

Нәкъ менә хәзерге сәгатьтә.

Иң керсез хисләргә уралып

Сөяргә өйрәник, әлбәттә.

 

Чакырмыйк күңелгә артыгын,

Моң-зарлар, сагышлар, югалсын. 

Чәчәккә төренгән бакчага

Күңелләр сөенеп юл алсын.

 

Барына сөеник, бәхетләр 

Үзләре тагылсын итәккә.

Гафулар итәргә өйрәник,

Шулай ук үтеник кирәктә. 

 

Без балкып яшәргә өйрәник,

Яз булып яшәрсен сөюләр.

Без бүген сөяргә өйрәник. 

Бер генә килә бит гомерләр.

***

Бу бураннар урамдамы? 

Күңелдәме исә җилләр?

Бу йөрәкне юатырга

Көйлим икән нинди көйләр?!

 

Бураннарга йөгереп чыгып

Карлар булып очар булам.

Мин әйтерсең бүген сәрхүш

Бөтерелә минем дөньям.

 

Бу бураннар йөрәктәнме,

Туздыра бар күңелемне?!

Юллар буйлап чапкан кардай

Көчсез күрәм мин үземне.

 

Бар дөньямны җимерердәй

Бу бураннар кайдан исә.

Бу төнем дә сагыш басты...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аяз иде юкса кичә...

 

***

Синең җырны мин тыңласам әгәр, 

Синең назда әгәр коенсам, 

Бар дөньяга кулым гына селтәп 

Кочагыңа синең сыенсам,

Кабул итәрсеңме икән мине? 

Алырсыңмы берчак кулыңа.

Янәшәңдә атлар тиңең итеп

Ярың итеп гомер юлыңа.

Риза булырсыңмы? Бар тискәре

Карашлардан мине сакларга.

Ачы сүзләр, кара йөзлеләрдән

Күкрәк ышыгыңда сакларга.

Риза булырсыңмы мин елакның

Күз яшьләрен сөртеп куярга.

Кулларымнан алып китәрсеңме

Мин хыялда корган дөньяга?

Синең җырга мин кушылсам әгәр,

Ачарсыңмы күңел бигеңне.

Аңлыйсыңмы, бар булмышым белән

Өзелеп сөям иркәм мин сине...

 

***

Йөзәрләгән, меңәрләгән йөзләр үтә.

Бу урамда тынычлыкны көтмә инде. 

Кем ашыга, кабалана.  Ә ул мәхлук 

Бушлык тулы күңелен селкеп  үтә инде.

Йөзәрләгән, меңәрләгән  күзләр төбәп

Өмет өзгән кыяфәтне сурәтлиләр.

Рәвешләрең, күренешең, сөрешеңне

Бер мизгелдә мең иләктән иләклиләр!

Бу урамда тынычлыкны көтмә инде. 

Миллионлаган эзләр кала бу юлларда. 

Өмет итмә бер җылы да,   күзең төбәп

Бияләйгә төргән салкын  бу куллардан.

 

Бу дөньядан тынычлыкны  көтмә инде. 

Син мескенне аңлар җаннар күптән сулган. 

Бу урамнар кыштан түгел,  кардан түгел

Үзәк өзгеч каты күңелләрдән туңган. 

Син дөньядан “җылы” өмет итмә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X