Камералар машина йөртүченең телефонны кулында тоткан вакытын терки
Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләренең берсе.
Татарстанда 2026 елның мартыннан фотовидеофиксация комплекслары руль артында барганда кәрәзле телефон кулланучыларны теркәп бара.
ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, камералар реаль вакытта сурәтне анализлый һәм машина йөртүченең телефонны кулында тоткан вакытын терки.
Бу айда гына да 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән. Алар өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, руль артында телефонны куллану – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләренең берсе.
Чыганак: "Заман сулышы"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев