Каникулла-ар!
Арчадан Халидә Фәйзрахманова яза.
Җитте кыска каникуллар,
Тукталып торды укулар.
Авылда табигать ямьле,
Әби ризыклары тәмле.
Җыйды әби оныкларын,
Туганын да онытмады,
Мәш киләләр, әй уйныйлар,
Шаккатырырга уйлыйлар.
Ә бабакай тәртип саклый,
Тормыш кануннарын аклый.
Армия серләрен яклый,
Әби үзенекен хаклый.
“Ашап бетер дип, көчләмә
Тәлинкәгә салганнарын.
Тавыкларга бер җим булыр,
Ашатырбыз калганнарын.
Оныклар ял итсен", – дия.
Бабай күңеленә тия.
“Ял итмәсләр, – ди, — бу айны,
Белмәенчә, – ди, – Тукайны”.
Өләште һәркемгә китап,
“Шүрәлене син эзләп тап.
Су анасы курка нигә?
Нишләп килгән төнлә өйгә?”
Тикшерә аңлау үзлеген,
Күзәтә уку тизлеген.
Рамазанга бирде каләм,
“Яз әниеңә, – ди, – сәлам”.
Кыз онык та ясый рәсем,
“Рәсем ясый белү – кәсеп!”
Әбигә чистартты кишер.
“Тәмле итеп ризык пешер!”
Һәркемгә дә эш табылды,
Өйләрдә утлар кабынды.
Дәү әтидә телефоннар,
Җиткәч кичке сәгать уннар.
Халидә Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев