“Карагыз бу матурлыкны”, – Айдар Фәйзрахманов туган нигезендә табигатьнең матурлыгын күрсәтә
Кыш әле китеп бетмәгән, ә яз инде ишек кага.
Бу көннәрдә табигать үзенең матурлыгы белән сөендерә, кояш та нурларын мулдан өләшә. Һәркем бу матурлык белән дуслары белән дә бүлешеп калырга ашыга. Сатуслар якты кояш нурларында җемелдәгән ап-ак карлар белән тулды. Һәркем бу матурлыкны күрсәтеп калырга ашыга. Хәтта бу кышта беренче тапкыр чаңгыга бастым әле, диючеләр дә булды. Кыш әле китеп бетмәгән, ә яз инде ишек кага.
Якташыбыз, җырчы Айдар Фәйзрахманов та үзенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә туган нигезендәге матурлыкны төшереп, бик матур видео урнаштырган.
“Менә авылыма кайттым әле, нигезгә, – дип сөйли ул, авыл урамнарының матурлыгын күрсәтеп (Айдар Фәйзрахманов Урта Бирәзә авылыннан). – Яз сулышы, бөтен җирдә яз сулышы, искиткеч. Сөбханаллах, безнең авылда әле кар да бар. Арча ягында кар бар. Юлда да карап килдем, игеннәр дә мул булыр, болай булса, Аллах боерса. Менә нигездә инде Аллахның рәхмәте белән яз сулышы. Күрегез сез мондагы матурлыкны. Игелеге белән, матурлыгы белән, тынычлыгы белән килсен. Аллахның рәхмәте. Әле мин кайтканда монда хәтта ки кошлар да сайрый иде. Менә монда җәнлек эзләре, песи эзләре, тегендә сикереп-сикереп йөргән куян эзләре. Карагыз бу матулыкны!”
Фотлолар: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев