“Каракны бүре капкыны белән тотабыз”
Засадада тору чираты шушы тирәдәге авылларга хезмәт күрсәтүче участок инспекторына җитә. Ул шалашка кереп яшеренә, яңагына таянып ята торгач йокымсырап китә. Берзаман шешәләр шылтыраган тавышка күзләрен ачса – бер кул сузылып шешәне эләктерергә маташа.
Инспектор тегенең кулын эләктереп тә ала, көтелмәгән хәлдән югалып калган карак элләни каршылык та күрсәтә алмый кала. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк, хокук сакчысы рация буенча ярдәм чакыра. Әмма хәлләр көтелмәгән борылыш ала, теге бәндә башта буйсынгандай шыпырт кына бара да, кинәт ыргылып костюмын инспектор кулында калдырып посадкага кереп югала.
Яңадан “тревога” игълан ителде, әмма бу юлы эзләү зонасы кечерәйгән, вокзал да ерак түгел иде. Бөтен җиргә постлар куелды, участок инспекторы аның төс-кыяфәтен, буй-сынын да күреп калгач, котылу мөмкинлеге бик чикләнгән иде.
Вокзалда кыска балаклы чалбар кигән бу бәндәне тиз танып алалар. Калганы инде, руслар әйтмешли, “дело техники”. Кайсыдыр өлкәдән килгән, 25 ел гомерен төрмәдә үткәргән “сәяхәтче” булып чыкты ул. Гел кибет баскан, башка һөнәре юк. Монда да “Миңа бирсәләр өч ел бирәләр инде, чыккач тагын кибет басам инде”, – ди.
Аның ни өчен малайлар чалбары кигәнлеге дә ачыкланды. Бактың исә, ул бер кибетне басканда буялган вак акчаларны эләктергән. Ә андый акчаларны караклар керә калса дип махсус калдыралар иде. Бу шул “капкынга” эләккән. Әлеге буяу никадәр юсаң да бетми, тырнак төпләрендә булса да кала. Ә бу карак кулларын гына түгел, чалбарын да буяп бетергән. Тамгалы чалбарны кибеттә үк салып калдырган. Кибеттә яраклы чалбар булмагач, ниндие бар, шуны кигән инде.
Иван Гафуров бервакыт миннән: “Бүре капкыны таба алмыйсыңмы?” –дип сорады. “Бүре тотарга исәплисеңме әллә?” – дим. “Әйе, тик ике аяклы бүре тотарга исәп”, – ди. Арчада бер сарайны ике тапкыр басканнар икән. Бәлки өченче тапкыр да килерләр?
Яңа Сәрдәдәге таныш аучыдан дәү капкыннар алып кайтып бирдем. Тик өченче тапкыр килмәделәр...
Менә шундый кеше эшләде безнең районның эчке эшләр бүлегендә! Бераздан аны район бүлеге җитәкчесе итеп күтәрделәр. Хәзерге бинаны да ул салдырды. Шуннан аны Әфганстанга җибәрделәр. Аннан исән-сау кайтып бераз эшләгәч Яшел Үзән шәһәренә алдылар.
Мин үзем дә аздан гына район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары (замполит) булмый калдым. Бу вакытта район бүлеген Әнәс Вильдан улы Вильданов җитәкли иде. Әнәс абый миңа күптән таныш. Мин мәктәптә укыган елларда ул бездә участок инспекторы булып эшләде. Шул вакытларда эзләүдә булган бер кешене табып алып киткәне хәтердә. Беркөн ул аларның өенә керә, әнисеннән. “Улыгызның хәбәр-хәтере юкмы?” – дип сорый. “Юк шул, – ди әни кеше. – Бер хәбәре дә юк”. Инспектор ишектән чыгып киткәндә ипи миче эченнән йөткергән тавыш ишетелә...
Әнәс абый мине бервакыт: “Сине урынбасарым итәргә дигән исәп бар”, – диде. Кандидатура райкомда килешенелгән. Минем һич тә милициядә эшләргә дигән уем юк иде. Рәхмәт әйтеп, баш тарттым. “Килеп кит әле, бер сөйләшеп булса да утырырбыз”, – диде ул.
Ильяс Фәттахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев