erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Катгый карарга килеп контракт төзергә булган

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка баргач, хәрби хезмәт буенча контракт төзергә килгән бер ир-ат белән танышып киттем

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен пилотсыз очу аппаратлары операторы белгечлеген үзләштерергә  булган ул.  
Танышып киттек. Әңгәмәдәшем – Илшат Кәлимуллин. Тумышы белән Казахстан якларыннан. Балтач авылында туган. Язмыш аны бу якларга китергән. 2000 ел башында Казанга кайткан. Төрле заводларда эшләгән. Хәзерге вакытта Арчада яши. 
– Миңа Арчада ошый. Тыныч монда, – ди ул. – Дөрес, рәсми эшем юк, төрле хезмәт башкарам. “Шабашка”ларга йөрим.
– Илшат, ни өчен контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китәргә карар кылдыгыз? 
– Бу уй күптәннән башта иде инде. Тәвәккәлләп бетерә генә алмадым. Ниһаять, катгый карарга килеп, контракт төзергә булдым. Минемчә, көче, куәте, сәламәтлеге, мөмкинлеге булган ир-ат иле турында уйларга, аны сакларга тиеш. 
– Гаиләгез сезнең бу карарны ничек кабул итте?
– Гаиләм юк. Дөресрәге, хатыным белән аерылыштык. Аралашмыйбыз.
– Ә әти-әниегез?
– Әти-әнием дә юк. Мин ятим бала булып, кечкенәдән әбиемдә үстем. Мәктәптә, аннан көллияттә укыдым. Армиядә хезмәт иттем.
– Кайда һәм кем булып?
– Ленинград өлкәсендә, артиллерия частенда. 
– Сез пилотсыз системалар белән эшләү буенча контракт төзисез, шулай бит? Бу хезмәт сезне нәрсәсе белән кызыксындырды? Көллияттә укыганда шул белгечлекне үзләштергән идегезме?
– Юк, көллияттә мин бөтенләй икенче белгечлек буенча белем алдым. Дөрес, элемтә бар, әмма бу юнәлештә түгел. Ни өчен пилотсыз очу аппаратлары операторы буенча укырга булдым? Минемчә, кызыклы хезмәт. Ул аппарат белән идарә итү генә түгел, мәгълуматлар анализлау, программалар белән эшләү, техник хезмәт күрсәтү дә. Аннан яңалык та. Минем сынап карыйсым, алар белән идарә итәсем килде. Кыскасы, замана белән бергә атлап барырга кирәк, дигән фикердә мин.   
– Билгеле инде, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәчәксез. Сез моңа әзерме?
– Әлбәттә. Карар барысын да уйлап, бизмәнгә салып, киңәшләшеп кабул ителде.
– Контракт бер елга төзелә. Бер елдан соң кайттыгыз, ди. Нишләргә уйлыйсыз? Тыныч тормышта бу һөнәрнең кирәге чыгар, дисезме?
– Әйе, контрактны бер елга төзедем. Ике ай укыталар, диделәр. Аннан – хезмәт. Бер елдан соң нишләргә икәнне вакыт үзе күрсәтер. Тыныч тормышка кире кайткан очракта, эш табуы кыен булмас, дип уйлыйм. Биредә дә әлеге белгечлек буенча яхшы акча эшләп булачак. Миңа калса, пилотсыз очу аппаратлары операторы бик кирәкле, файдалы белгечлек. Өстәвенә, мин әле кайнар ноктада зур тәҗрибә дә туплап кайтачакмын. 
– Уңышлар сезгә, Илшат.  

Контракт төзергә теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә:
Сайлап алу пунктлары;
хәрби комиссариатлар;
“Батыр” контракты нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча бердәм үзәк (Казан шәһәре);
8 (800) 222-59-00 телефоны буенча;
Татарстанда контракт хезмәтенә җыю сайты аша: https://heroes-tatarstan.ru/
Татарстанда Африка корпусына гаризалар җыю сайты аша: https://korpusafrika.ru/
Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю сайты аша (Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт нигезендә хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады. Анда контракт төзү турындагы барлык мәгълүматны (гамәлдәге түләүләр, ташламалар һәм башка социаль гарантияләр турында) белергә мөмкин. Сайтта гражданин гаризаны онлайн калдыра ала, соңрак аның белән элемтәгә керәчәкләр һәм барлык сорауларына җавап бирәчәкләр: https://bpla.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев