erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Катгый чара күрелде

Җәмәгать суды тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кешенең эшен карады.

Җәмәгать суды тагын алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан бер кешенең эшен карады.

5 апрельдә булган җәмәгать суды аны Россия Федерациясе хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе 20 мартта кичке 8 туларга 25 минутта Арча-Теләче юлының беренче километрында “ВАЗ-21124” машинасын туктата. 1983нче елгы Рәмис Бәдриев алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән була.

Моның дөреслеген “Юпитер” махсус приборы нәтиҗәсендә ачыклыйлар. Йөртүчесенә карата административ материал төзелә һәм эш судка китә. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Һәм ул ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X