erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайда нәрсә җитми?

Республикада “Бердәм Россия” партиясе комиссиясенең илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча киңәйтелгән утырышы булды

 

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Видеоконференция режимында үтте ул.

Видеоконференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Без сезнең белән бәхетле кешеләр, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Моңарчы мондый проектларны күргән булмады. Барысы да халык өчен. Вакыт бара – мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.

2024 елга кадәр респуб-

ликада 69 млрд. сумлык илкүләм проектлар тормышка ашыру планлаштырыла. Шуның 43,7 млрд. сумы федераль бюджеттан керәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нинди зур суммалар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Моны күз алдына да китерүе кыен.

Һәм акчаның максатчан сарыф ителүенә җитди контроль булырга тиешлегенә басым ясап әйтте.

Илкүләм проектлар төзелеш кенә түгел, алар максатчан күрсәткечләргә ирешү, үсеш ноктасы булырга тиеш. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итүче эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова ассызыклап үтте. 

Иң мөһиме – халык үзе өчен нәрсә эшләнгәнне белеп торырга тиеш. Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырды. Кайда нәрсә җитми? Җыеннар районда әле яңа гына гөрләп үтте. Мондый мөмкинлек тудырылган икән инде, максатларны тормышка ашырып калырга кирәк.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев