«Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Балтач районы Чутай авылында “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдим иттеләр.
Китапның төп герое Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы Чутай авылында туып-үскән. Ул 1963нче елда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы 1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче бу вазыйфаны башкара. Зур җитәкче урыннарда эшләсә дә, һәрвакыт гади авыл халкы турында кайгыртып, аларга гел ярдәм итеп яшәгән. Чутай авыл халкы кичәне җылы кабул итте, Фәтхрахман ага турында җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев