erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казан артының җырчы Фердинанды

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров яза.

Хәзерге вакытта Арча ягы республика икътисадында, үзенең эш күрсәткечләре буенча, алдынгы урыннарның берсен алып тора. Казан арты булып исәпләнгән Арча районында промышленность алга китмәгән булса да, игенчелек, терлекчелек, аеруча сөт җитештерүгә биредә зур әһәмият бирелә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар коопертивлары Татрстан белән беррәттән, ил хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Мисалга “Кырлай” хуҗалыгын китерү дә җитә. Бөтен Татарстанда җитештерелә торган бәрәңгенең 60 проценты “Кырлай” өлешенә туры килә.

Үзенең тырыш халкы, уңышлары белән республикада аерым урын алып торган Казан арты татарның бик күп зыялысын биргән як.

Арча якларына карыйм,

Дустым Арча ягында.

Арча ягы бигрәк матур,

Кош сайраган чагында, – дип җырлый халкыбыз.

Татарның гынамы соң?! Бар дөньяга танылган опера җырчысы Фёдор  Шаляпин да заманында Арчадагы һөнәр училищесында белем алган. Димәк, арчалылар аны да хаклы рәвештә үзләренеке дип саный ала.

Ә шулай да, Арча дип әйтүгә, иң элек, күз алдына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай, без Казан университетында укыганда классик язучылар иҗатына мәхәббәт уяткан укытучыбыз, үзе дә совет чорының классик язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев килә. Халкыбызга мәшһүр затлар биргән Арча ягында җыр сәнгатендә билгеле булган милләттәшләр дә шактый. Бу язмамда мин шуларның берсе – үз тамашачысы йөрәген яулаган Арча егете, җырчы Фердинант Фәтхи турында сөйләргә булдым.

Гадәттә, кем турында булса да сүз чыкса, иң элек, аның үз ата-анасына булган мөнәсәбәтенә игътибар итәм. Шуннан чыгып, ул кешегә бәя бирәм. Һәм моны дөрес дип беләм. Ул яктан, Фердинантны ата-ана хакын хаклауны оныткан бик күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Кечкенәдән үк Фердинант әнисе Сәяра апаның Иске Ашыт клубын авыл халкының мәдәният үзәгенә әйләндергәнен күреп-белеп үсә. Сугыш башланганда үсмерлек чорына гына кергән Сәяра тылдагы барлык михнәтләрне үз җилкәсендә татый. Шуңа да сугыштан соң үзен Иске Ашыт клубы мөдире итеп куйгач, авырлыклар алдында сыгылып төшми. Авыл үзешчәннәреннән халык театры оештыра. Пыяла урынына, тәрәз уемына салам тутырулар, юклы-барлы ягуга түшәме генә «елап» утырган салкын клубта «театр уйнаулар», кышкы суыкта тирә-як авылларда концертлар кую – боларның берсе дә куркытмый үз эшен яратучы Сәяраны. Бәхетенә, каенанасы белән ире дә аның хезмәт нечкәлекләрен аңлап, терәк булалар. Өйдә бит әле бер-бер артлы ике уллары үсеп килә. Төн уртасында кайтучы Сәярага кырын карау турында сүз дә юк. Менә шуларны күреп, үзе дә, әнисе шикелле үк, җыр-моңга тартылып үсә Фердинант.

Гомеренең кырык елын Ашыт халкына мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган Сәяра апа Фәттрахманованың эшен җитәкчеләр күрәләр, югары бәялиләр. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», «Арча районының мактаулы гражданины» исемнәре бирелә.

Тәртипле тормыш алып барган, авыл кешеләрен рухи яктан үстерүгә зур көч куйган Сәяра апаның улы Фердинант Фәтхи дә үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәткә багышлады. Ул җыр сәнгате аша халкыбызның бай мәдәни мирасын саклау, аны тамашачыга җиткерү өчен армый-талмый иҗат дөньясында кайный. Фердинант Фәттрахманов – Казан шәһәр филармониясе солисты. Сүз уңаеннан, Казан шәһәр филармониясе – бүген татар сәнгатенең төп иҗат лабораториясе. Ул Россиянең барлык төбәкләрендә дә сәнгатебезне, ана телебезне пропагандалый. Заманында Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе Советлар Союзының барлык республикаларында татар сәнгатен таныткан булса, хәзер бу җаваплы йөкне Казан шәһәр филармониясе тарта. Артистларның үзләренә гастрольләргә килүен Россиянең һәр шәһәрендә сагынып көтеп торалар. Филармониянең «Казан» бию ансамбле дә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә тамашачы мәхәббәтен казанды. Әлбәттә, бу – Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдиновның, сәнгать җитәкчесе Чулпан Закированың оста оештыру сәләтенә, һәр артистны тигез күреп, барысына да үз талантларын үстерү өчен тиешле шартлар тудыруларына бәйле.

Сүз дә юк, көй белгән һәр ике кешенең берсе «сәхнә йолдызы» булырга омтылган заманда чын җырны, чын җырчыларны диңгез төбендәге энҗеләр белән чагыштырырга буладыр. Казан шәһәр филармониясе артистларын әнә шул энҗеләргә тиңләргә була. Алар концертына халыкның үз моңын яратучылар йөри. Концерт залларының шыгрым тулы булуы тамашчының халык җырларына, композиторларның әсәрләренә никадәр сусаган булуын күрсәтә. Тамашачы һәр чыгышын яратып тыңлый торган җырчыларның берсе – Фердинант Фәттрахманов. Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи – Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка элекке союздаш республикаларда яшәүче татарлар, тугандаш башкортларның сагынып көтеп ала торган җырчысы. Бу республикаларга ул, рәттән дүртенче елын инде гастрольләргә йөри. Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәр филармониясе дирекциясе аңа читтәге татарларга үзебезнең бай җыр сәнгате үрнәкләрен җиткерү кебек җаваплы бурычны ышанып тапшыра. Күп милләтле Татарстаныбыз, республиканың һәрьяклы үсеше өчен тырышучы булдыклы җитәкчеләребез турында читтәге милләттәшләргә зур горурлык белән сөйли. Кайсы өлкәгә генә барса да, ул республикалар арасындагы дуслыкны ныгытуга үзеннән өлеш кертә, халык җырчысы буларак, үз-үзен тотышы, таланты белән, тамашачыда мәхәббәт уята.

Фердинант Фәтхи – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен лаеклы дәвам итүче җырчы. Заманында аны олы җырчыбыз Әлфия Афзалова күреп ала.

Мине зур сәхнәгә Әлфия апа Афзалова белән баянчы Кирам Сатиев чыгарды. Алар безнең авылга концерт белән килгәннәр иде. Шунда Әлфия апа: «Менә, энекәш, Арча районында йөргәндә сине матур җырлый дип әйттеләр. Әйдә әле, Кирам, баяныңны ал. Тыңлап карыйк», – диде дә, халык җырлары җырлатып бакты. Шуннан алар почмакта Кирам абый белән нәрсәдер сөйләштеләр. Әлфия апа минем янга килеп: «Энекәш, сиңа авыл җирендә эшләргә беркайчан да соң түгел. Син үзеңне профессиональ сәхнәдә сынап кара әле», диде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать советындагыларга да мине тыңлатты. Ул ансамбльдә 6 ел эшләвем минем өчен осталык мәктәбе булды. Иҗат чорымда Әлфия апа Афзалова һәм Илһам абый Шакиров миңа репертуар сайлаганда да, концертларда да бик нык ярдәм иттеләр, – дип үзенең җыр сәнгатендәге эшчәнлеге турында сөйли Фердинант. – Тормышымдагы иң авыр вакытларда Зөһрә Шәрифуллина үз бригадасы белән Себер якларына гастрольләргә алып китте. Үзе башкаруында халык яратып өлгергән көйне башкаларның җырлавына да каршы килми, «җырла, тагын да таралсын бу җыр, онытылмасын» дип әйтә иде Зөһрә. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә мин әле генә үзем әйтеп үткән җырчылар белән беррәттән, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Балтанов, Хәнәви Шәйдуллин кебек легендар җырчылар белән эшләвемә бик бәхетлемен.

Читтән карап торганда җырчының эше бик җиңел тоела. Матур-матур киемнән сәхнәгә чыга да, өйрәнгән берничә җырын башкара да кереп китә. Әмма ул авыр хезмәт. Гастрольләрдә йөргәндә юк мәшәкатьләре, кайчак яртышар көн аэропортларда үз рейсың җиткәнне көтеп утырулар... Яки иртәнге сигездә, тугызда самолеттан төшәсең, ә инде бер-ике сәгатьтән Сабантуй башланырга тиеш. Иртәнге ашыңны ашамаган, йокламаган килеш, син халык каршына чыгасың. Әлбәттә, күтәренке күңел һәм елмаюлы йөз белән.

– Үҗәт булуым, тырышлыгым белән бик күп нәрсәләргә ирештем. Булышучылар да булды, юлыма аркылы төшүчеләр дә очрады. Иҗат утым ялкынына су сибәргә тырышучы кара эчле кешеләр дә булмады түгел, булды. Әмма Аллаһы тәгалә мине начар фикерле түбән кешеләрнең күбесеннән коткарды. Кеше булышып кына сәхнәдә эшләп булмый, әгәр Аллаһы биргән тавышың, моңың булмаса. Авыр, сикәлтәле юллар үтәргә туры килде, тешемне кысып булса да түздем. Иҗат утыма су сибүчеләрнең йөзләренә карап, елмаеп исәнләшеп китә идем. Хәмдүнәнең: «Иҗат юлын син дә минем шикелле үтәчәксең, сиңа да җиңел булмаячак, сәнгать арбасын үзеңә тратып барырга туры киләчәк. Бер авырлыкка да бирешмә», дигән сүзләре дә көч биргәндер, бәлки, – дип узганнарын тагын күңелендә яңартты Фердинант.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килүгә үк, аңа «Зәңгәр шәл»дәге җырлы-биюле күренештә Булат партиясен бирәләр. Төп рольдә яшь җырчының уйнавы арадан кемгәдер тынгы бирмәгән, күрәсең. Берсендә «плечик»ка элеп куелган күлмәкне киим дип алса, алгы ягы лезвие белән киселгәнен күрә. Ә икенче юлы концертта Булат-Фердинант «менә сиңа зәңгәр шәл» дип, куен кесәсеннән сөйгәне Мәйсәрәгә бүләк алып бирмәкче була. Әмма шәлне һич тә тартып чыгара алмый. Аны кайсысыдыр көнчеле булавка белән эләктереп куйган. Анда да югалып калмый, уйнап-шаярып, шәлне булавкадан ычкындыра. Андый күңелсез хәлләр булса да, бирешми Фердинант. Чыннан да, гадәттә, сәләтләре чамалы булганрак кешеләр үзләренә юл ярганда андый начарлыкларга барудан һич тә тайчынмыйлар. Башканы батырудан тәм табучылары да булгалый бит арада.

Андыйларга мескен дип карап, жәлли генә Фердинант. Үзләре шикелле начарлык белән җавап кайтару түбәнлегенә төшми. Кешегә ярау, ялагайлану да ят аңа. Ә андыйларның биеклеккә юлы катлаулырак, авыррак була. Монысы да – тормыш хакыйкате.

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында концертлары булган, Мәскәүнең съездлар сараенда, Россия концертлар залында татар халык җырларын яңгыраткан җырчы ул Фердинант Фәтхи. Әмма аның өчен иң якын, иң кадерле тамашачы – концертларга килеп утырган ак яулыклы әбиләр. Кыргызстан һәм башка төбәкләрдә ел саен сагынып каршы алган, җырлавын елый-елый тыңлаган татар әбиләре...

Иҗатында халкыбызның моңлы көйләренә аерым бер урын бирүче Фердинант Фәтхинең тормышка ашырасы хыялы да гомерләредәй керсез, ап яулыклы әбиләр белән бәйле. Ул – мөнәҗәтләр кичәсе оештыру. “Халык җырлары кебек үк, мөнәҗәтләр дә тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия. Иң мөһиме, халык җырлары да, мөнәҗәтләр дә йөрәктән чыкканда гына тамашачы күңелен кузгата”, – ди Фердинант үзе.

Бу урында тагын бер вакыйганы искә төшереп китим әле. Узган елны, 65 яше уңаеннан үзебезнең Казандагы бенефис-концертыннан соң, Ульян шәһәренә гастрольләргә китте. Концерт барганда сәхнәгә залдан бер хатын-кыз менеп, Фердинант Фәтхигә чәчәк бәйләме һәм бер конверт бүләк итә. Җырчы бүләкләрне рәхмәт әйтеп ала. Җырлап бетергәч сәхнә артына чыга. Юбилей концертында чәчәкләргә өстәп, байтак кына конверт алган җырчы анда ни-нәрсә барлыгын чамалый. Әмма бу юлы конверт эчендә ниндидер кәгазь күренә. Кардай ак кәгазьдә өч кенә сүз: «Мин сине яратам!». Шушы өч сүздә – тамашачының Фердинант Фәтхине олылавы да, аны чиксез яратуы да. Җырчы өчен шуннан да кыйммәтрәк бүләк, шуннан да олырак бәя була аламы?!

Арча ягы егете, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхигә халкыбыз җырларын, шул җырлар аша гасырлар тирәнлегеннән килгән көй-моңнарыбызны һәм туган телебезне киләчәктә дә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә җиткерүдә уңышлар телим. Җырлавына гашыйк тамашачының алкышлары гомер буе озата йөрсен...

Рәшит САБИРОВ,

Татарстанның халык артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре