erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә дәгъва кыла

Казан шәһәре Башкарма комитеты татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен тавыш бирүдә катнашырга чакыра.

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем халкы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңүдә сизелерлек өлеш керткән Россия шәһәрләренә тапшырылачак. Казан әлеге мактаулы исемгә дәгъва кылган 20 шәһәрнең берсе.

Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме өчен тавыш бирүне РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрергә ниятлиләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Казанга әлеге мактаулы исемне бирү турындагы тәкъдимне хуплады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X