erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбашта Гариф Ахунов укулары узды

Бүген Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә районара Гариф Ахунов укулары үткәрелде.

 Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды.

“Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү, Гариф Ахунов иҗаты буенча   фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү  юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри  бәяләде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халык язучысы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин, шагыйрә Гөлара Шәрипова , Арча Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты Энҗе Габдуллаҗановна Мостафина, ветеран укытучы Фәния Шәрипова укучыларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләп, аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конференциядә катнашучылар Наилә Ахунованың юбилей кичәсеннән истәлекләр карадылар.

Укуларда шагыйрәләр катнашу, аларның киңәшләрен ишетү укучыларга яңа үрләр яуларга этәргеч булыр дип ышанып калабыз. Мондый чара  киләчәктә дәвамлы булсын, укучыларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X