Казанда «Махсус хәрби операция волонтерлары» фотокүргәзмәсе ачылды
Җиңүчеләр буынының батырлыгы турындагы истәлек җәмгыятьнең әхлакый нигезе һәм Ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге булып кала
Казанның Вахитов районында Дан аллеясында Бөек Ватан сугышында һәлак булган транспорт тармагы хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булды. Истәлекле чаралар кысаларында шулай ук «Суконная Слобода» метро станциясендә «Махсус хәрби операция волонтерлары» фотокүргәзмәсе ачылды, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» сайтында.
Чарада «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге башкарма секретаре, Казан шәһәр Думасы депутаты Тәнзилә Ракова, Казан шәһәр Думасы депутаты Айдар Абдулхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Игорь Хвостиков, СВОда катнашучылар һәм башкалар катнашты.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, җиңүчеләр буынының батырлыгы турындагы истәлек җәмгыятьнең әхлакый нигезе һәм Ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев