erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казанда сигез спорт төре буенча турнирлар узачак

12 меңнән артык кеше катнашачак

2026 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр бөтен ил күләмендә иң көчле спортчылар арасында Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак. Турнир спорт календаренең мөһим вакыйгасына әверелер һәм 2028 елда Лос-Анджелеста узачак Олимпия уеннарына Россия эчендәге төп сайлау туры булыр дип көтелә.

Спартакиада программасына 43 спорт төре кергән, ярышларда 12 меңнән артык кеше катнашачак.

Татарстан Республикасы - ярышлар уза торган җиде төбәкнең берсе. Расланган календарь нигезендә, Казан сигез спорт төре буенча турнирлар кабул итә: регби-7 (ир-атлар һәм хатын-кызлар), скейтбординг, ат спорты, футбол (хатын-кызлар), байдарка һәм каноэларда ишү, ишү спорты, спорт гимнастикасы һәм мылтыктан ату.

Спартакиаданы ачу тантанасы - Екатеринбургта, ябу тантанасы Уфада уза. Ярышлар Татарстанда 2026 елның 31 июленнән 14 сентябренә кадәр үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре