erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казанда үткән АСЕАН саммиты әһәмияте турында сөйләштеләр

Әһәмиятле сөйләшү.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта  Россия – АСЕАН саммиты әһәмияте,  нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. 

ТРның Премьер-министры урынбасары – Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров Россия Президенты Владимир Путинның,  ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казан халкына һәм республика гражданнарына юлланган рәхмәтен җиткерде. Саммитны оештыру сәбәпле килеп туган кайбер уңайсызлыкларны аңлаулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт әйтелде.: 17-19 июнь көннәрендә узган Россия – АСЕАН саммиты кысаларында мөһим халыкара диалоглар һәм очрашулар үткәрелүе турында ассызыклап үтелде.

 Татарстан башкаласы Казан 17 июньнән 19 июньгә кадәр Көньяк-көнчыгыш Азиянең 11 дәүләтенең лидерларын һәм Россия Президенты Владимир Путинны кабул итте. Өч көнлек эш вакытында Казан декларациясендә,   2026-2030 елларга комплекслы  эш планына һәм шулай ук энергетика һәм культура буенча бердәм хезмәттәшлеккә кул куйдылар. Саммит барышында уннарча ике яклы очрашулар булды.

Саммит (инглиз теленнән алынган сүз) дәүләт башлыкларының югары дәрәҗәдәге очрашуы дигән мәгьнәне аңлата.  Гади генә әйткәндә,  җитди очрашу. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре