erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

KazanForum агросәнәгать комплексы җитештерүчеләрен һәм чит ил партнерларын берләштерде

Татарстанда «Хәләл» индустриясен үстерү системалы алып барыла.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 80нән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг‑сессияләр оешмаларның экспорт потенциалын ныгытты.

Тагын бер әһәмиятле вакыйга – «Казан Хәләл Маркет». Чарада 9 илдән һәм Россиянең 11 субъектыннан йөздән артык компания катнашты, ә килүчеләр саны 34 767 кешегә җитте. Ярминкә хәләл-продукциянең потенциалын күрсәтү һәм яңа эшлекле элемтәләр булдыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

 Татарстанда «Хәләл» индустриясен үстерү системалы алып барыла: 2025 ел йомгаклары буенча, хәләл-продукция җитештерү 354,4 мең тоннага җиткән, ә бәясе – 149,1 млрд сум булган. Шул вакыт эчендә агросәнәгать комплексы экспорты 539,4 млн доллар булган, аның 45 млн доллары хәләл-продукциягә туры килә. Мәгълүматларга караганда, апрель ае өчен экспорт 122,4 млн долларга җиткән инде, шул исәптән хәләл-экспорт 8,3 млн доллар булган.

Республикада хәләл-продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы оешты, алар ит һәм сөт продукцияләрен, ярымфабрикатлар, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары, шулай ук эшкәртүнең аерым тармакларын һәм эчемлекләрне колачлый. 30дан артык муниципаль районда Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты линиясе буенча сертификатлар алуда җитештерү бәйләнеше җайга салынган.

Татарстан хәләл-продукциясенең төп импортерлары: БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanforum-2026-agrosanagat-kompleksynyn-80nan-artyk-itesterucesen-ham-cit-il-partnerla-5924016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре