erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанлылар паркларның берсендә Арча осталарыннан күн аяк киеме таба алачак

30 сентябрьдә Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак.

30 сентябрьдә Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак. Локацияләр иртәгә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан Парклары” телеграм-каналында хәбәр итәчәк.

Татарстанда «Парклар, башлыклар,шәһәрләр» дип аталган махсус проект гамәлгә ашырыла.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды Татарстан районнары администрацияләре белән берлектә кече шәһәрләрне үстерүгә багышланган махсус проект башлап җибәрә.

Проектның беренче катнашучысы - Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. 30 сентябрьдә “Татарстан Парклары” телеграм-каналында ул Зур урам һәм Казансу паркы паркы төзекләндерелгәннән соң шәһәрнең ничек үзгәрүе, Арчада якындагы елларда нәрсәләр барлыкка киләчәге, шәһәрдә бизнесның нинди яңа нокталары ачылачагы турында сөйләячәк.

Илшат Нуриев Арча районында яшәүчеләр белән бергә казанлылар һәм арчалылар өчен бүләкләр әзерләде. Алар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренең берсендә җирле осталар ясаган түбәтәй таба ала. Казанлылар өчен күн мозаика техникасында Арча осталары тарафыннан ясалган уникаль аяк киемнәре әзерләгәннәр - аларны Казан паркларының берсендә яшерәчәкләр. Ике локация дә "Татарстан Парклары" телеграм-каналында 30 сентябрьдә хәбәр ителәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы социаль челтәрләре:

t.me/park_tatar

vk.com/park.tatar

ok.ru/group/61613970882650

Сайт: park.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев