Казанның кайбер бистәләрендә төзелешләр тыела
Адмиралтейство, Ягодной һәм Пороховой бистәләрендә саклау зоналарының яңа чикләре барлыкка килү сәбәпле, республика башкаласында бу территориядә төзелешләрне тыячаклар.
Инде булган биналарның мәйданын арттырырга ярамый, яңа конструкцияләр төзү чикләнә, тышкы яктан метр ярымнан да биек болдырлар һәм балконнар кую тыела. Татарстан Министрлар Кабинеты карары республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында пәйда булды.
Аерым алганда, документта элеккеге җитен комбинатына, «Балыкчы бакчасы» паркына һәм Идел ярына аерым игътибар бирелә, анда бары тик гидротехник корылмалар гына урнаштырырга мөмкин булачак — алар елгадагы су биеклеген күтәрүдә ярдәм итә. Әмма монда да биеклек буенча чикләүләр бар, ул 1,2 метрдан (кайбер урыннарда 2,5 метр) артмаска тиеш.
Хөкүмәттә архитектура кагыйдәләрен дә карадылар, аның нигезендә саклау зоналарында берничә төр материалны кулланырга ярамый. Тышлау, кайбер металл детальләрдән тыш, кара яки неон төсләрдә булырга тиеш түгел. Кондиционерлар, реклама щитлары, тоташ коймалар һәм шуңа охшашларны килештерелмәгән килеш урнаштыру тыела. Хәтта кәрәзле вышкаларга һәм антенналарга да тыю салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев