Казансуның суы нигә ак?
Соңгы көннәрдә әлеге сорауны бирүчеләр күп.
Соңгы көннәрдә әлеге сорауны бирүчеләр күп. "Елгадагы су сөт төсенә керде, исенә чыдый торган түгел", - дип шалтыраталар Кәче авылыннан.
16 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район прокуроры ярдәмчесе Азамат Ризванов, Төньяк территория идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов составындагы комиссия Кәче авылында, чистарту корылмаларыннан Казансу елгасына су агызыла торган урында, чистарту корылмаларында, сөт комбинатында булды.
"Водоканал" ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев әйтүенчә, сөт комбинаты чистарту корылмаларына тәүлеккә 200 тонна калдык сулар агызырга, әлеге су тиешле таләпләргә туры килергә тиеш. Сөт комбинаты 200 тонна урынына 400-450 тоннага кадәр кудыра башлаган, куелган таләпләр үтәлеп бетми, шуңа тиешенчә чистарта алмый башлаганнар.
"Арча" ширкәте җитәкчесе Минтимер Минһаҗев әйтүенчә, сөт комбинатында калдык суларны тиешле параметрларга китерү өчен корылмалар төзү буенча проект эшләре башланган.
Әлеге мәсьәләне без дә контрольдә тотачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев