erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәчедә “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үтте

Кәче төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте.

Уенда Иске Чүриле һәм Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе командалары катнашты.   Уен 4 турдан  торды.  Беренче тур “Батыр берне, белемле меңне егар” дип аталды. Бу турда катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча 10 сорауга җавап бирделәр. “Габдулла Тукай әсәрләре буйлап..”  дип исемләнгән икенче турда командалар өйдә әзерләп килгән чыгышларын тәкъдим иттеләр: Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Өченче турда укучылар  Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карап, исемнәрен атадылар. Дүртенче тур ике өлештән торды. Бу тур биремнәре  укучыларның  грамоталылыгын  тикшерүгә, тел гыйлеменең төрле бүлекләре буенча белемнәрен ачыклауга төзелгән иде. Соңгы турда капитаннар көч сынашты. Аларга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителде.

    Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Тәнәфесләрдә яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр  барыбызның да кәефен күтәрде, катнашучыларга көч, куәт  бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Жюри рәисе – Арча районы мәгариф бүлеге методисты - Мостафина Энҗе Габдуллатҗановна  бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр  тапшырды. Ул укучыларның уенга зур хәзерлек белән килүләре,  Г.Тукай иҗатын яхшы белүләре турында үз фикерләрен әйтте. Кичәчәктә дә туган телебезне саклап, тагын да тирәнтен өйрәнеп, татар милләтенең лаеклы дәвамчылары  булуларын теләде.  Ике команда да уңышлы чыгыш ясады. 

Уенда катнашкан һәр команда Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең  дипломы, ә укучылар Г.Тукайның китаплары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X