erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара узды

Балалар сабан туе, дип атыйлар аны авылда. Әмма балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә булган уртак гаилә бәйрәме ул.

Узган якшәбедә 56 хуҗалыгы булган район чигендә үк урнашкан Югары Оры авылында әнә шундый чара булып узды. 
Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара ул. Беренче тапкыр гына түгел, ел да үткәрелеп килә. Һәм моны оештыруда төп рольне 28 ел Югары Оры клубы мөдире булып эшләгән Мөнирә Вәлиева башкара. Кызы Лилия һәм ире Назыйм булышлыгы белән. 

– Һәм авыл халкы ярдәме белән, – диде Лилия. – Без бу чараны ел да уздырабыз. Авыл халкы акча җыя. Баласы булганнар да, булмаганнар да бирә. Элек йөзәр сум иде, быел өч йөзәр сум. Мин үзем Казанда балалар бакчасында эшлим. Шул акчага Казаннан күп итеп уенчыклар алып кайттым. 

Сабантуйга бүләкне дә үзенчәлекле итеп җыялар биредә. Милли киемнәр киеп, мотоблокка утырып, балаларны ияртеп. Мотоблокны Лилия иярли, Назыйм гармун уйный, Мөнирә бүләк җыя. Быел гына җәяүләп чыкканнар, чөнки балалар күп булган. Барысын да мотоблок арбасына утыртып бетереп булмый бит. Кешеләр капка төбенә чыгып көтеп тора, балаларга тәм-том өләшә, сабантуйга бүләген тапшыра. Шул вакытта балалар бәйрәменә акча да җыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә аңа бөтен авыл килә. Авыл башында, шул иске генә, кечкенә клуб каршында үтте ул быел да. Әти-әниләр, әби-бабайлар – бар да шунда. Чын мәгънәсендә гаилә чарасына әверелгән бу. Элекке елларда ботка да пешергәннәр. Ә быел камыр ризыклары белән һәм чәй белән сыйлаганнар.  

– Балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде. Кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, кашык белән су да ташыдылар – рәхәтләнде балалар. Әти-әниләрне дә тик тотмадылар, алар өчен дә ярышлар булды, – диде Миләүшә Гайнетдинова.

“Аю” агрофирмасы” ширкәте дә акчалата булышкан. Җитәкчесе һәр бәйрәм саен ярдәм күрсәтә икән. Салават Сафиуллин батут куйган. Бушка. Балалар аны бик ярата инде. Айрат Сафиуллин белән Айнур Сафиуллин гаиләләре татлы мамык ясап торганнар, уенчыклар алып килгәннәр. Авыл кибетчесе Ильмира Фазуллина да читтә калмаган. 

– Безнең авыл халкы бик бердәм. Балалар өчен дигәндә, берни жәлләмиләр. Йомырка китерделәр. Шуларны сатып Лилия өч туп алып кайтты. Хәзер балалар клуб ишегалдында волейбол, баскетбол, футбол уйный, – диде Мөнирә. – Аннан өлкәннәр дә, яшьләр дә бик актив. Аларның ярдәме белән табигать кочагына ял итәргә, елга буена балык тотарга да чыгабыз.

Балалар сабан туе тәмам. Әмма алар күңелендә күпме истәлекле, онытылмас тәэсирләр калдырды ул. Һәрберсенең кулында бүләккә бирелгән, бәйгеләрдә җиңеп алган уенчык – бу да сабыйлар өчен әйтеп бетергесез  зур шатлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев