Кечкенәдән спорт белән дус Гөлшат ханым
Гөлшат Ханым хөрмәтенә.
1 октябрьдә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Арча Укучылар сараенда балалар арасында шашка ярышлары үткәрелде.
- Минем хөрмәткә, - диде өлкән яшьтәге Гөлшат ханым Нотфуллина.
Гөлшат Нотфуллина җитмеш яшен ваклаган булуына карамастан, бик актив. Бер генә дә тик тора белми ул. Гел хәрәкәттә. Стадионда үткән чаңгы ярышларын бер дә калдырмын, өлкәннәр арасында призлы урыннарны яулый. Шашка ярышларында да җиңүләре күп аның.
- Мин мәктәптә укыганда баракта яши идек. Биш гаилә. Барысында да балалар бар. Бергәләп уйнап, өйрәнеп кителгән, - ди Гөлшат Нотфуллина. - Менә шулай алтынчы сыйныфтан алып шашка уйныйм.
Шулай ук аны бик еш велосипедта күрергә була. Кичләрен чыгып та Арча урамнарын бер әйләнеп кайта ул. Анысына да мәктәп яшендә өйрәнгән.
- Башта тиз йөрешле велосипед алган идем. Хәзер электрныкы. Авырлыгы 24 килограмм.
Ярыш үткәрүчеләр Гөлшат Нотфуллинаны өлкәннәр көне белән котлап, тагын күп еллар үз араларында булуын теләгәннәр. Без дә бу теләккә кушылабыз һәм спорт җанлы, мәңге картаймас, яшь йөрәкле бу ханымга киләчәктә дә замана белән бергә атлап баруын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев