erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кесә китабы форматындагы беренче китапка заказлар килә башлаган

Ул Нәбирә Гыйматдинованың китабы

​​​​​ «Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын бастырды. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

 

«Без журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрне кесә китабы форматында чыгарырга булдык. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылардан күп шалтыратулар, заказлар килде», — диде ул.

Баш мөхәррир кесә китабы форматының уңай булуын ассызыклады. «Аның форматы бик җайлы — кесәгә сыярлык. Китап тышлыгында күрсәтелгән QR-код аша укучы китап турында фикерләшүгә күчә ала», — ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Китапның эчтәлегенә килгәндә, баш мөхәррир сүзләренчә, төп геройлар — хәзерге заман кешеләре. Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләме сорауларына җавап эзләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре китап