erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кеше хокуклары сагында

2025 елда районда барлык теркәлгән җинаятьләр 2024 ел белән чагыштырганда 415тән 371гә кадәр, ягъни 10,6 процентка кимеде

Җинаятьләрне ачу 44,8 процент тәшкил итте, бу республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак. 

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 84тән 44кә кадәр кимеде, аларны ачу 52,7 процент тәшкил итте, бу да республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак. Үтерү һәм талау һөҗүмнәре теркәлмәде. Шул ук вакытта кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләр саны 2дән 5кә кадәр артты. Җәмәгать урыннарында ясалган җинаятьләр  53тән 16га, урамнарда  44тән 13кә кадәр кимеде.
Икенче ел рәттән балигъ булмаганнар җинаятьчелеге арту зур борчылу тудыра. 2024 ел белән чагыштырганда андый җинаятьләр 6дан 10га кадәр артты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар бүлекчәсендә 20 балигъ булмаганнар исәптә тора. 2024 елда да шуның кадәр иде. Җинаятьләр 8 балигъ булмаганнар тарафыннан ясалды. Быел бу юнәлешкә аеруча игътибар бирергә кирәк булачак.

Тагын бер зур проблема – IT технологияләр кулланып ясалган җинаятьләрнең арта баруы. 2025 елда шундый 193 җинаять исәпкә куелды,  бу барлык теркәлгән җинаятьләрнең 52 проценты. Аларның 9 проценты ачылды. Әлеге юл белән ясалган мошенниклык 126дан 134кә җитте, шуларның 8,2 проценты ачылды.

Үткәрелгән профилактик чараларга карамастан, гражданнар саксызлык күрсәтүне дәвам итә, банк, кредит учреждениеләре, хокук саклау  хезмәткәрләре органнары дип таныштырган билгесез кешеләргә ышаналар, алар белән сөйләшәләр, язышалар, төрле мошенниклык схемаларына кереп Интернет аша җиңел юл белән акча эшләмәкче булалар һ.б. Андый җинаятьләрне ачуга һәм профилактикалауга быел зур игътибар бирергә кирәк булачак.

Район прокуратурасы тарафыннан судка кадәр барып җиткәнче законнарның бозылуын ачыклау 193тән 204кә кадәр артты.
Федераль һәм җәмәгать судьялары караган җинаять эшләре 2024 ел дәрәҗәсендә калды (144 кешегә карата 138 эш, 2024 елда 141 кешегә карата  138 эш).

Район прокуратурасына алынган гражданнар мөрәҗәгатьләре 569дан 657гә җитте (13,4 процентка артты). Шуларның 579ы (2024 елда – 496) прокуратураның үзендә хәл ителде. 120 мөрәҗәгать (20,7 процент) нигезле дип табылды һәм канәгатьләндерелде.  Гражданнар күбрәк хезмәт законнары бозылу, инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләрнең хокукларын, пенсия, җир  законнарын саклау мәсьәләләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм башкару производствосы өлкәсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Районның 173 кешесе шәхси кабул ителде. Казан шәһәренең 5 номерлы Федераль районара  салым инспекциясе белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсендә бюджетка 30 млн  сумнан артык түләнмәгән салымнар түләтелде.

Законнарның үтәлешенә, гражданнарның хокук һәм ирекләрен саклауга күзәтчелек өлешендә ачыкланган тәртип бозулар 2024 ел белән чагыштырганда 740тан 772гә кадәр җитте. Район прокуратурасы аларны төзәтү максатында 90 протест белдерде, 238 тәкъдим кертте. Шулар нәтиҗәсендә 179 дәүләт хезмәтендәге кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 21 дәгъва гаризасы судларга җибәрелде, прокурор карарлары белән 28 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Граждан-нарның хезмәт хокукларын саклау, балигъ булмаганнарның, эшмәкәрләрнең хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау, башкару производствосы турындагы законнар өлкәләрендә тәртип бозулар 2024 елга караганда күбрәк ачыкланды һәм төзәтелде.

Район прокуратурасы гражданнарның хокукларын саклау буенча системалы эш алып бара. Мәсәлән, Михайловка, Красная Горка, Ермоловка авылларында яшәүчеләр каты көнкүреш калдыклары өчен түләүләр буенча ризасызлык белдереп мөрәҗәгать иткәннәр иде. Прокурор катнашы белән кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүченең нигезсез исәпләнгән түләүләр әлеге авылларда яшәүчеләр файдасына үзгәртелде.

Район прокуратурасы шулай ук 2025 елда шәһәрнең Мостовая урамында яшәүчеләрнең хокукларын яклау-га алынды. Әлеге йортта яшәүче кайбер гаиләләр авария хәлендәге йортларда яшәгән яки  социаль яклауга мохтаҗ гражданнар категориясенә кертелгән. 2009-2010 елларда гаиләләргә законны бозып социаль ипотека  йортында коммерцияле торак буларак торак биналар бирелгән. 
Район прокуратурасы власть органнары әлеге гаиләләргә Арча шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрендә социаль найм килешүе буенча уңайлыклары булган торак биналар бирүне тәэмин итүләрен  таләп итеп судка мөрәҗәгать итте. Суд сигез дәгъва буенча прокурор таләбен канәгатьләндерде. Суд карарының үтәлүенә һәм гражданнарның хокуклары торгызылуына ирешәчәкбез.

Моннан тыш, Арча район суды район прокуратурасының муниципаль власть органнарының күп балалы гаиләләргә бирелгән 420дән артык җир кишәрлегендә инфраструктураны булдыру өчен тиешле чаралар күрүләрен, электр, газ, су, автомобиль юлы белән тәэмин итүләрен таләп иткән эзләү гаризасын өлешчә канәгатьләндерде. Суд карары законлы көченә кергәннән соң аның үтәлешен һәм җитешсезлекләрнең төзәтелүен контрольдә тотачакбыз.

Район прокуратурасы кредит килешүе төзеп акчалары алдау юлы белән мошенникларга киткән 3 гражданны яклап судка эзләү гаризалары җибәрелде. Без банк оешмаларына белдерелгән  эзләү таләпләрендә куллану кредиты килешүләрен дөрес түгел дип тануны, шулай ук килешүләрнең дөрес түгеллеге нәти-җәләрен куллануны сорыйбыз. Әлеге дәгъвалар суд каравында.

2025 елда район прокуратурасы районда законлыкны тәэмин итү, гражданнар һәм дәүләт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау буенча зур эш башкарды. Прокуратура коллективы 4 оператив хезмәткәрдән һәм 1 гражданлык  хезмәткәреннән тора. Көйле эшлибез.
Узган елдагы эшкә ясалган анализ 2026 елда башкарачак эшләр нигезенә салынды. 
Гражданнарның хокукларын, дәүләт мәнфәгатьләрен саклау элеккечә өстенлекле булачак. Прокуратура хезмәткәрләре район халкы белән тыгыз элемтәдә  эшләячәк.

Ренат Кәримов, район прокуроры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев