Кешене кеше иткән – акыл...
Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Орнашбаш авылында булды.
Ул биредә үзенең хикмәтле вәгазьләрен сөйләде. Әйе, хикмәтле. Чөнки аның вәгазьләре гади, бер-берсенә ошамаган, тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, үтемле. Кайберәүләр шул мисалларда үзләрен күреп уңайсызланып, я булмаса, сөенеп тә утыргандыр әле.
Орнашбашта үткән вәгазь кичәсе үзенчәлекле булды. Аны Мөнир хәзрәт Касыймов Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Һәм шул ук Мөнир хәзрәтне озату кичәсе дә булды ул.
– Мин 1988 елдан бирле шушы хезмәттә. Ә 1990 елларда дин иреге бирелде. Мөселман дөньясы күтәрелеп чыкты. Мәчетләр, мәдрәсәләр ачылды. Кешеләр мәдрәсәләр тәмамлап, галим булдылар. Дини китап-лар басылды. Төрле чаралар үткәрелә башлады. Боларның барысы да дин үсешенә зур йогынты ясады, – диде Мөнир хәзрәт Касыймов. – Мин дә үзем эшләгән утыз елдан артык чорда күп чараларда катнаштым, вәгазьләр тыңладым, шунда сөйләгәннәрне тормышка ашырып яшәдем. Бергә ярдәмләшеп мәчетне торгыздык, зиратларны карап торабыз. Мине хөрмәт иткәне өчен халыкка рәхмәтем бик зур. Заман үзгәрә, яшьләр килә. Аларга да юл бирергә кирәк. Имам-хатыйб вазыйфасыннан китсәм дә, яңа килгән кеше белән бергә-бергә эшләрбез, аны ярдәмемнән ташламам.
Җәлил хәзрәт Фазлыев аны озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мөфтиятенең 30 еллыгы медале белән бүләкләде. Ә Орнашбаш авылының имам-хатыйбы
итеп Данис хәзрәт Әхмәтҗанов сайланды.
– Мөнир абый белән бергә эшләргә туры килде. Һәрчак киңәшләрен биреп торды, авыл халкын әйдәп баручы, яшьләргә туры юл күрсәтүче булды ул. Мәчеткә манара куелды, зират тәртипкә килде, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын, авылыбызда азан тавышы тынмасын иде.
– Хәзер ул имам булды, хәерче капчыгын иңенә салды. Аңа итен дә, тозын да салалар, дигән иде бер хәзрәт. Барысына да түзәргә туры килер, – диде Җәлил хәзрәт яңа билгеләнгән имам-хатыйбка.
Вәгазь кичәсенә халык күп җыелган иде. Арча район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, районның мөслимәләр берлеге рәисе Рая ханым Фәтхуллина, күрше авыллар имамнары да килгән. Әнә шулай бергә җыелып аралашу булды ул.
– Мин бүген “Ничек бәхетле булырга?” дигән вәгазь сөйләргә уйлаган идем. Әмма темамны үзгәртергә булдым. Кешене кеше иткән сыйфатларга тукталырга уйладым, – дип башлады сүзен Җәлил хәзрәт. – Тырышабыз. Балалар өчен. Берсеннән дә ким булмасын, дибез. Ә менә кеше булсын, дияргә онытабыз. Кеше булсын өчен нәрсә кирәк? Акыл. Әмма акыл да тәртипле булырга тиеш. Күз кирәкмәгәнне күрә, колак кирәкмәгәнне ишетә икән, тукта, дип әйтә белергә кирәк. Акылны баету, ничек яшәргә, эшләргә икәнен өйрәтү өчен дөньяви белем сорала. Ә акылны тәрбияләү өчен Аллаһы Тәгалә биш вакыт намазны биргән. Акылны ала торган әйберләр дә бар – хәмер, телефон, компьютер. Кешене кеше иткән икенче әйбер – дин, ягъни, Аллаһы Тәгалә әйткәннәрне үтәп, тыйганнардан тыелып яшәү. Кешене кеше иткән тагын бер әйбер – оят. Ә бәхет ул – кешегә игелек эшләүдән тәм табу, әхлак кысаларында тору.
Бу юллар Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрдән берничә җөмлә генә. Ул сәгатьтән артык халыкны үзенә каратып утыртты. Тормыштан алынган мисаллар да китерде, вакыты-вакыты белән юмор да бик урынлы яңгырады.
– Хикмәт – бергә җыелып аралашуда. Бик авыр заманнарда да әби-бабайлар мәчетләргә йөрделәр, өйлә намазларын өзмәделәр, – диде ул. – Динебез, көчебез – аралашуда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев