Кешенең үзенең аңлы булуы кирәк
Август аенда гына Арча районы территориясендә берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда өч кеше һәлак булды, унбер кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Араларында ике бала да бар.
2 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үткән киңәшмәдә сүз нигездә шул хакта барды.
Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында районда нинди эшләр башкарыла? Бу мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов хисап тотты. Ул шушы юнәлештә юлларның яхшыртылуы, аеруча пассажирлар һәм мәктәп автобуслары йөри торган юлларга, ясалма күтәртмәлекләргә, җәяүлеләр өчен тротуарларга игътибар бирелүе, тукталыш павильоннары булдырылуы турында сөйләде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары, ЮХИДИ бүлекчәсе, мәгариф идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшләрен билгеләп үтте.
– Бу өлкәдә аңлату эшләре алып барыла. Газета битләрендә мәкаләләр чыга, сайтларда хәбәрләр басыла, радиодан чыгышлар ясала, – диде ул. – Киләчәктә дә алар дәвам итәчәк. Мәктәп яннарына аеруча зур игътибар биреләчәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны контрольдә тотачак. Юлларда контрольне көчәйтү, балаларны йөртүче мәктәп автобусларына аерата зур игътибар бирү, мәктәпләрдә дәресләр үткәрү, ата-аналар патрульләре төзү, юл һәлакәте вакытында ашыгыч медицина ярдәменең тиз арада килеп җитүен оештыру – алга менә шундый бурычлар куелды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча балалар белән эшләүгә тагын да зуррак урын бирергә кирәк. Чираттагы комиссия утырышын бишенче гимназиядә үткәрү планлаштырыла.
– Июль аена кадәр район территориясе юлларында чагыштырмача тыныч булды. Август аенда юл һәлакәтләре ешаеп китте. Атта да, тәртәдә дә бар монда гаеп. Димәк, эшне тагын да көчәйтергә кирәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре генә түгел, участок инспекторлары тарафыннан да. Район халкының тормышын саклау турында сүз бара, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев. – Узган ел исерек хәлдә юлга чыккан 86 кеше тоткарланса, быел бүгенге көнгә – 77. Әле августта булган юл һәлакәтләренең берсе исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыгу нәтиҗәсендә килеп туды. Нәтиҗәдә, ул үзе үк һәлак булды. Иске Төрнәле янындагы юл һәлакәтенең сәбәбе – зур тизлек. Йөртүчесе, Балтач районы кешесе, ел башыннан гына 52 тапкыр тизлекне арттырып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. Һәлакәт булган көнне генә дә монысы икенче кагыйдә бозу очрагы һәм ул аяныч нәтиҗәгә китерде. Балтач районы кешесе һәлак булды, безнең район кешесе тән җәрәхәтләре алып, авыр операция кичерде. Профилактик чаралар үткәрелеп тора. Әмма соңыннан мине нигезсез туктаттылар, дигән шикаятьләр килә. Июль аенда яңа тәртип үз көченә керде – аның нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын кирәк санаганда туктатырга хокуклы.
– Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әти-әниләр белән бәйге оештырырга кирәк. Күп кешене үз эченә алсын, балалары белән катнашсыннар. Бу юнәлештә мәктәпләрдә эшне тагын да көчәйтү сорала. Баннерлар куярга. Күзгә ташлана торган әйбер. Транспорт белән идарә итүчеләр арасында иң күп юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкларга. Матбугатта яктыртып барырга. Контрольне көчәйтергә, – диде Илшат Нуриев.
Шулай ук ул Арчабаштагы лицей янында хәрәкәтнең көчәюе, “бөке” барлыкка килү сәбәпле светофор кую мәсьәләсен өйрәнергә, зур күпердән, авария хәлендә булуы сәбәпле, йөк машиналарын йөртүне тыярга, стадионга төшә торган юл кырыена тротуар ясарга кирәклеге турында әйтте.
– Подгорная урамына илтүче бу юл – иң куркыныч урыннарның берсе. Тротуар төзү күптәннән кирәк инде. Бәйрәм вакытларында хәрәкәт аеруча зур була. 29 августта велосипедта төшүче тугыз яшьлек бала машинага бәрелеп, авыр тән җәрәхәтләре алды, – диде Айдар Баһавиев.
Барысы да кирәкле чаралар. Җитәкчеләр кеше тормышы турында кайгырта, ничек уңайлык тудыру хакында борчыла. Тик аның белән генә проблеманы хәл итеп буламы соң? Монда кешенең үзенең аңлы булуы кирәк. Руль артына утырып юлга чыга икән, үзе турында гына түгел, башкалар турында да уйласын. Кызу тизлек белән баруның нинди нәтиҗәләргә китерүе, бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуы турында ишетеп, белеп торабыз. Юк, яшьләрнең күбесенә тиз бару кирәк. Ул җәяүлене дә күрми, башка машиналарга да игътибар итми, чабуын белә.
Беркөн “Арча” спорткомплексы янындагы җәяүле юл аркылу урыныннан ике коляска белән ике ана чыгып бара. Яннарында велосипеды белән биш яшьләр тирәсендәге бала да бар. Кызу тизлек белән бер машина килә. Туктармы, дисәм, юк, киресенчә, кычкырта-кычкырта яннарыннан үтеп китте. Җил тизлеге белән. Кая ашыга?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев