Кешегә яхшылык эшлә!
Бүген Арчада бушка битлек өләштеләр.
Район хакимияте тарафыннан оештырылды ул.
Район яшьләр бүлеге хезмәткәрләре -- волонтерлар Арча үзәгенә бер кочак битлек күтәреп чыктылар. Һәм юлда очраганнарга бушка битлек бирделәр. Бик күңелле акция булды ул. Рәхмәт әйтеп, бик теләп алдылар. Бер ир кеше генә "кирәкми" дип китеп барды.
-- Акча да өләшмисезме? -- дип тә сорадылар әле!
Андый матур эшләр булып торсын! Барыбыз да исән--сау булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев