erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Халык белеп торырга тиеш

1 сәгатьлек утырышта җитди сөйләшенде.

Республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча утырыш булды. Ул видео режимда үтте. Утырышны Дәүләт думасы депутаты, Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча партия комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә проект кысаларында мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, күп балалы гаиләләрнең социаль газлаштыру программасында катнашу мәсьәләре каралды. Республикада быел 66 мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. "Төзелештә техника куркынычсызлыгы сакланырга тиеш. Эш барган обьектларга депутатлар беркетелсен. Һәр обьектны депутатлар үз контрольлекләрендә тотсыннар. Проектларның ничек тормышка ашырылганын халык белеп торырга тиеш", - дип ассызыклап үтте Татьяна Ларионова.

Арча районында быел Арчаның 8нче бакчасы ныклап төзекләндереләчәк. Планда мәктәпләр юк.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре