erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: “Балан суыклары якынлаша”

Бу атнада көннәр матур, җылы торса да, озакламый суытып җибәрер дип көтелә. Җәй дә бер атнага соңга калып киләчәк икән. Бу хакта Балтач районында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтте.

– Башта майның бишеннән унбишенә кадәр шомырт чәчәк атты. Ул вакытта салкыннар булды. Хәзер инде балан чәчәк ата. Көннәр шуңа салкынайтачак. Никадәр генә ашыктырсак та, яз иртә килгән төсле тоелса да, табигать үзенекен итә. Бар да үз урынына баса. Шомырт салкыны да була, баланныкы да. Алар да бик кирәк.Әгәр булмаса, агачларны корт басар иде, – ди ул. –  Кырау башкатөшмәс. Минем исәбем белән бер кырау төшәсе калган иде. Әмма ул шомырт чәчәк атканда төште инде. Хәзер исә, көннәр салкынча торса да, июнь ае җылы булачак.

Әмир абый быел корылык булмас дип ышандыра. Июль ае гадәттәгедән үзгәрәк булырдип фаразлый ул.

– Быел июльдә салкынча һава торачак. Август ае бик матур, коры булыр дип көтәм. Сынамышлар алдамый. Аеруча урыс бәйрәмнәрендәге һава торышына игътибар итәргә кирәк икән, – ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2020/05/25562/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X