erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хат ташучыны сатучы иттеләр

"Арча хәбәрләре"нең 22 ноябрь санында  соңгы вакытта районда почта хезмәте күрсәтүнең торышыннан зарланган мөрәҗәгатьләрнең күбәюе турында язган идек. Бу хакта Арча районара почтамты җитәкчесе И.Фәйзрахманов белән дә сөйләштек.

– Ирек Ибраһимович, әле теге авылдан, әле бу авылдан почта бүлекчәләре ябылу, газета-журналларның вакытында таратылмавыннан зарланып шалтыраталар...

– Болай рәсми рәвештә бер генә бүлекчәнең дә ябылганы юк. Менә Наласа бүлекчәсеннән башлыйк. Балалар бакчасы төзелә башлау сәбәпле, безне элекке бинадан куып чыгардылар. Кибеттән урын алып биргән идек, бүлекчә җитәкчесе акча аз, дип китеп барды. Хәзер анда кеше юк. Почтальоннар эшли үзе, почтаны Арчадан китереп бирәбез.

Бүлекчә җитәкчесенең айлык хезмәт хакы 10 мең 20 сум. Калганын ул эшләп алырга тиеш. Мәсәлән, товар саткан сумманың – 6, газета-журналларга яздырганның – 4 проценты, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә һәр квитанция өчен 3 сум бирелә.

– Почтальонга товар саттыру бүгенге көндә бик гаҗәп тоела. Кибет тулы товар бит...

– Без Россия почтасы җиткергән күрсәтмәләр нигезендә эшлибез. Безнең эшчәнлек өч өлештән тора: 1. Финанс. 2. Почта. 3. Посылка хезмәте. Һәр почтальон эшкә кергәндә нәрсәләр белән шөгыльләнергә тиешлеге күрсәтелгән килешүгә кул куеп, ризалыгын биреп керә. Товар кибеттәгедән күпкә кыйммәт. 45 процент бәя өстәлә бит әле. Тагын почтальон коммуналь түләүләр җыйганда иминият взнослары да җыярга, талпаннан иминиятләргә тиеш. Соңгысы ике бүлекчәгә берәү инде. Боларын почтальоннарның үз кесәләреннән түләвен дә беләбез.

– Хезмәт хакы (оклад) нәрсәдән чыгып билгеләнә?

– Халык санына карап. Арча шәһәрендә почтальоннар проблемасы юк, ябышып  яталар, сорап килүчеләр дә бар. Казанбашта, мәсәлән, бүлекчә җитәкчесе 8350 сум ала иде, ул эштән китеп барды. Көтек почтальонының оклады – 5210, Казанбашта 7294 сум.

Мин бүлекчә җитәкчеләренә әйтәм, төшкә кадәр бүлекчәдә эшләгез, төштән соң почта таратыгыз, дим. Акчасын түлибез. Атнага – 3 көн, айга 12 көн генә эшлиләр бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Проблемалы авыллар тагын бар...

– Утар Атыда бүлекчә җитәкчесе, почтальон да юк, Субаш Атыга почтальон кирәк. Кеше булмау сәбәпле, Иске Чүриледә бүлекчә эшләми. Почтаны китерәбез, кайбер авылларда таратырга да туры килә.

– Мондый хәл газета-журналларга язылуда кыенлыклар тудырмыймы?

– Почтальонннар нәкъ элеккечә яздыруны дәвам итәләр, почта китергән безнең хезмәткәрләр квитанцияләрне Арчага алып кайтып рәсмиләштерәләр. Пенсия түләүләре буенча да тоткарлыклар юк.

Киләсе елның маеннан почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артуы көтелә.

Без халык зарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинга да җиткердек. Тамчылар бозны тишә, диләр. Авылларны почтальоннарсыз да калдырырга ярамый бит инде, җәмәгать!

Ильяс Фәттахов

 Күкчә Бирәзә авылында яшәүче Зөлфия Минһаҗиева 42 ел почта тарата, җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөри. 9 мең сум пенсия ала, “Хезмәт ветераны” исемен дә әлегә кадәр ала алмаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X