erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатын--кыз ветераннарга -- игътибар

Сүз "Сугыш хатын--кызлар өчен түгел..." дигән социаль--гуманитор проектын тормышка ашыру турында бара.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе урынбасары, хатын-кыз – депутатларның “Мәрхәмәтлек” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова  видеорежимда киңәшмә үткәрде. Безнең Арча районыннан киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты. 

Татарстан Республикасында “Сугыш хатын—кызлар өчен түгел...” дигән социаль-гуманитар проектны гамәлгә ашыру бара. Аның беренче өлеше тәмамланды инде. Нәтиҗәләр ясалды. Хәзер икенче өлеше бара. Искә төшерик, проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын—кызларның, тыл ветераннарының героик гамәлләрен барлау, өйрәнү һәм тарихка кертеп калдыру. Алар сугышның үзен күргән, сугыш чоры авырлыкларын йөрәге аша кичергән тере шаһитлар. Алар сөйләгәннәр яшь буынны тәрбияләүче кыйммәтле истәлекләр, мәгълуматлар.

Киңәшмәдә хатын-кыз сугыш һәм тыл ветераннарының һәркайсы янында булырга, хәлләрен белергә, геройлыкларын сөйләтергә, ярдәм кирәк булса, нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга һәм ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләшенде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Видеокиңәшмә тәмамлангач, район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова җитәкчелегендә районда “Сугыш хатын—кызлар өчен түгел...” проектының икенче өлешендә нәрсәләр эшләп булуы хакында киңәштеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре