Реклама
Арча яңалыклары
Хезмәт хаклары 4 процентка арта
Бу турыда район Советының чираттагы 38нче утырышында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев белдерде.
Ул депутатларны Арча муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларга план чорына бюджет проекты белән таныштырды. Уртача хезмәт хаклары 2020 елда 3,8, 2021 һәм 2022 елларда 4әр процентка күтәрелә. Арту турындагы яңалык бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Әмма артык куанырга ашыкмыйк. Бу елларда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә нәкъ шул ук күләмдә артачак икән. Бюджетка кагылышлы конкрет саннарны (бюджет проектын) без газетабызның алдагы санында бастырган идек. Шуңа күрә аларны кабатлап тормыйк. Шунысын гына искәртәбез: мәгариф тармагына тотылачак акчаларның 60 млн. сумга кимүе Арчадагы ике спорт мәктәбен финанслау киләсе елдан спорт өлкәсе аша башкарылу белән бәйле.
Тагын бер яңалык: Арчада коткару хезмәте эшли башлый. Ул “Казансу” паркында су коенучыларның иминлеген тәэмин итәчәк. Моның өчен район бюджетыннан 438,1 мең сум бүлеп бирелә.
Арендага– бушка!
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәрләмов исә үз чыгышында муниципаль милекне кече һәм урта бизнес вәкилләренә баштагы ике елда бушка, аннан соңгы елларда да ташламалы бәяләрдән (3 елда аренда бәясенең 25 процентына, 4 елда – 50, 5 елда 75 процент) биреләчәген әйтеп куандырды. Димәк, аренданың тулы бәясен 6нчы елдан гына түли башларга мөмкин булачак. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль карамакта 33 бина (гомуми мәйданы 3,6 мең квадрат метр) бар икән. Рәхим итеп ал да эшеңне җәелдереп җибәр. Шундый ук шартларда киләчәктә муниципаль җир участокларын да арендага алып булачак. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез.
Район Советының карарлары белән тулырак Арча районының рәсми сайтында таныша аласыз.
Исрафил Насыйбуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев