Хәрәкәттә - бәрәкәт
- Языгыз әле, халык больница юлын таптамасын, дөрес яшәргә өйрәнсен, - дип шалтыраттылар безгә.
Безгә шалтыратучы ханым исемен әйтергә теләмәде.
- Арча кешесе белә мине. Акыл өйрәтеп ята, дип гаеп итәрләр, - дип сүзен дәвам итте. - Хәрәкәт кирәк. Махсус йөрергә чыгарга кирәк. Симез булсаң ябыгырга. Симез булып, таблеткалар гына сәламәтләндерә алмый. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Яшелчә, җиләк-җимеш ашарга.
Моны барыбыз да белә - эшләмибез.
Эшләргә кирәк. Үләсе килми, яшисе килә бит.
Безгә шалтыратучы ханым хак әйтә.
Рәсемдә: Арча стадионындагы тренажерлар мәйданчыгы.
Сукмак бар. Димәк, шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев