erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрәкәттә, бәрәкәтле үткән гомер

Физкультура һәм спорт дигәч, беренче чиратта Заһидуллин Линар Госман улы күз алдына килә. Һәрвакыт хәрәкәттә ул, ә хәрәкәттә, бәрәкәт диләр.

Әле менә җитмеш яшь тулу уңаеннан бер утырып сөйләштек, тормыш юллары буйлап уздык.

1952 елның 14 апрелендә Сеҗе авылында туа ул. Әнисе Мәрфуга авылда фельдшер булып эшли. Әтисе Госман – әзерләүче. Икесе дә сугыш ветераннары. Мәрфуга апа (Түбән Орыдан) спортны бик ярата. 1938–1939 елларда республиканың көчле чаңгычысы булып таныла. Ә Госман абый – көчле көрәшче. Шундый ата-ананың малаеның спортчы булуы гаҗәп түгел.

Линарга беренче уңыш 6нчы сыйныфта укыганда килә, ул “Пионерская правда” газетасы призына үткәрелгән район ярышында беренче урынны яулый. Һәм шуннан соң әлеге беренчелекне урта мәктәпне тәмамлаганчы берәүгә дә бирми.

Тормыш шундый инде, шатлыклы көннәр кайгылылары белән аралашып бара. Линар 5нче сыйныфта укыганда әтисе вафат була,  әнисе биш бала белән тол кала. Мәрфуга апа бишесен дә аякка бастыра, барысы да югары белем алалар. Линар кечкенәдән тырыш, нык булып үсә. 7нче сыйныфны тәмамлагач тракторда сабанчы (плугарь), 8–9 сыйныфларда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Урта мәктәпне тәмамлагач хәрби комиссариат Үрнәктәге училищега шоферлыкка укырга җибәрә. Сеҗе белән Үрнәк арасын, бер көн дә калдырмыйча, кар яуганчы велосипедта уза ул. Ә кар төшкәч – чаңгыда. Укуын тәмамлауга Сеҗе урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп алалар. Сеҗе мәктәбе укучылары бу елларда район ярышларында дан тота.

Зур спортка чыгу хыялы егетне югары уку йортына алып килә. Анда да чаңгы спорты һәм биатлон ярышларында призлы урыннарны ала.

1974 елда Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбендә укыта башлый. Мәктәп спортның күп төрләре буенча алдынгы урыннарны яулый. 1985 елда аны мәктәпнең директоры итеп куялар. “Ул физкультурник кына бит! – дип  каршы төшүчеләр дә булган, – ди ул. Райкомның беренче секретаре Дамир Каюмов: “Бер эшен әйбәт башкарган кеше икенче эшен дә әйбәт  башкарыр! – дигән”. Һәм ул ышанычны аклый, кышкы айларда мәктәптә җылылык 5–6 градустан артмаган. Укытучылар һәм укучылар өс киемнәрен салмаган. Яңа директор бер ел эчендә бөтен җылылык системасын алыштыруга ирешә. “Шуннан соң укытучылар да, укучылар да капрон оек киеп йөри башладылар”, – дип елмая ул.

Ике чакырылышта аны район Советына депутат итеп сайлыйлар. Сессияләрдә үз сүзен курыкмыйча әйтә ала торган бердәнбер кеше иде ул. Ә андыйларны бездә яратмыйлар, андый кешене директор итеп тотып булмый. Шул ук вакытта бетереп ташлау да яхшы түгел. Әнә урының спорт мәктәбендә, диләр аңа. Линар Госман улы күңелен төшерми, чөнки бу өлкә аңа бик якын. Ул җитәкләгән елларда район мәктәпләренә бик күп спорт җиһазлары кайтарыла. “Районнарда спорт мәктәпләренең яңа ачылган чоры иде бу, – ди Линар Госман улы. – Безгә спорт җиһазлары алу өчен 1,5 млн сум акча бирделәр. Районның бер  җитәкчесе чакырып әлеге акчага спортка бөтенләй кагылышы булмаган әйберләр алырга әмер бирде. Мин бардым да хоккей формалары, башка спорт кирәк-яраклары рәсмиләштереп кайттым. Шуннан чакырып: “Син безнең команда кешесе түгел икән!” – диделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан – “сөрген” инде. Бездә ул – район читендәге Курса разъезды мәктәбе иде. Спорт залы җимерелгән, мәктәптә салкын, идәннәре сыгылып тора. Яңа директор бер елда спорт залын яңадан эшләтә, идәннәрне алыштыралар, җылылык системасы яңартыла, стендлар да яңара. Яңа уку елына әзерлек буенча конкурс-та мәктәп беренче урынны ала!

Линар Заһидуллин районда беренче хоккей мәйданчыгы төзеткән кеше дә әле.

2006 елда Арча педагогика көллиятендә укыта башлый. Аны профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Көллият чаңгычылары махсус урта уку йортлары арасында җиңү артыннан җиңү яулыйлар.

Игътибар итегез – Линар Заһидуллин чаңгы, биатлон, кышкы ГТО, җәйге ГТО, ату, татарча көрәш, хәрби кросс буенча район чемпионы, хәрби кросс һәм биатлон буенча республикада җиңүләр яулый.

Спорттагы уңышлары өчен ике тапкыр Россия, күп тапкырлар Татарстан бүләкләре белән бүләклиләр. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, башка бүләкләре санап бетергесез. Иң гаҗәбе һәм сәере – алар арасында районның бер генә бүләге дә юк! Ни өчен икәнлеген үзегез аңлагансыздыр.

1997 елда районда “Ел укытучысы” конкурсында отып ул үзенең һөнәри осталыгын тагын бер кат раслаган иде. Пенсиягә чыккач та спортны  ташламый. 60 яшьтән өлкәннәр арасында гомуми физик әзерлек, ату һәм эстафета ярышларында республика чемпионы була. “Җидегән чишмә” театрының алыштыргысыз актеры. Мәктәпләргә ачык дәресләргә йөри, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Һәвәскәр бакчачы һәм балыкчы.

Хатыны Рәзинә белән гаилә корганнарына киләсе елга 50 ел тула. Сигезенче сыйныфтан башлап җиде ел йөреп кавышкан алар. Ике ул, бер кыз үстерделәр, 6 оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X