erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары!

 Сезне һөнәри бәйрәмебез, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне  белән ихлас күңелдән котлыйм!

 

Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Сезнең тырыш, тынгысыз хезмәтегез  белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла.

Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм эре предприятиеләрдә җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көн саен көтеп алабыз.

Кыенлыклар белән исәпләш-мичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэ-мин итү өчен тырышкан тәҗ-рибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекче-ләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез авыл хуҗалыгы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә быел район басуларыннан                                                                                                                                     215 мең тоннадан артык икмәк җыеп алып, амбарларга салдык. Район тарихында беренче тапкыр көнлек савылган сөт күләме 200 тоннадан артып китте. Бу уңайдан крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы да мактауга лаек.

Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Сезгә авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаи-ләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев