erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хәйдәр чабып та карый! Тотам димә! (ВИДЕО)

Безнең Хәйдәр! Ни өчен безнеке? Чөнки ул безнең актив хәбәрче дә. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып була. Төрле темага. Күбрәк балалар белән бәйле темаларга.

Сүз Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин турында бара. Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәткәрләре Арча стадионында йөгерде. 400м араны Хәйдәр 1нче йөгереп үтте. 40 яшьтән узганнар арасында. Аннан яшьрәкләр аның артыннан йөгерде. Киеме дә аның чын йөгерешчеләрнеке - шортыдан. Ә кемдер джинсы чалбардан йөгерә... Иркен рәхәт кием белән генә йөгереп була. "Хәйдәр син махсус йөгерәсеңме әллә?", - дип сорыйбыз. "Юк", - диде ул. Күбрәк җәяү йөрим, диде. Хәйдәр ул район мәктәпләрендә шашка түгәрәкләре дә алып бара. Аныкылар уңыш яулый. Уңышлар сиңа, Хәйдәр!

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре