erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кибетләрдә – Чөмә-Елга кыяры

Кибетләрдә – Чөмә-Елга кыяры

27 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов һәи идарә белгечләре районда теплицаларда яшелчә үстерүчеләр янында булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Соңгы вакытта яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый кыенлыклар кичерәләр, газ бәясе кыйммәтләнә, эшче куллар белән дә проблемалар бар. Узган ел шундый сәбәпләр белән эшләрен туктатып торучылар да булды, утын ягып җылытуга күчәргә дә туры килде.

Быел гомумән алганда эшләр бераз уңайрак. Чөмә-Елга авылында Наилә Данилованың теплица хуҗалыгы уңышлы эшли. Шактый вакыт инде арчалар биредә үскән кыярны ашый.

Хәсәншәехта Илһам Закиров  10 көннән кыяр сата башларга җыена. Түбән Атыда Дамир Хәлиуллин, Ашытбашта “Тепличный мир” ширкәте, Айванда Исхак Минхәеров теплицаларында үскән кыярларны да ашар көннәр ерак түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев