erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кибеттә изгелек киштәсе

Арча үзәк мәчете янында “Нур” кибете бар иде. Мөселман товарлары кибете. Беркөн үтеп барышлый күзем төшсә, исеме үзгәргән, “Бәрәкәт – market” булган.

Зур итеп нәрсәләр сатылуы турында язылып куелган. Анда ни генә юк: продуктлар, тавыклар, колбасалар, консервалар, ярымфабрикатлар, кондитер ризыклары, сувенирлар, мөселман атрибутикасы, бизәнү әйберләре, савыт-саба, шамаилләр һәм башкалар. Иң мөһиме – бар да хәләл.

Кызыксынып кердем. Кибет кечерәк кенә булса да, чиста, һәр нәрсә тәртип белән урнаштырылган. Күзгә үк рәхәт. Кибетчесе елмаеп каршы ала, хезмәт күрсәтә. Кергәч тә тәрәзә янында торган киштәгә игътибар иттем. Анда “Изгелек киштәсе” дип язып куелган. Сораулы карашымны кибетчегә текәдем.

– Мохтаҗлар өчен ул, – диде мәчетнең икенче имамы Мирас хәзрәт Шәрипов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин тулырак мәгълүмат бирде.

–  Һәр кеше бүген бертигез хәлдә яшәми бит. Ипи алырга акчалары булмаган кешеләр дә бар. Шуларга ярдәм күрсәтү йөзеннән эшләнде бу әйбер, – диде ул. – Мәсәлән, кеше бер урынына ике әйбер ала да берсен шул киштәгә куеп калдыра. Артык акчасы калып яки сәдака калдырасы килеп. Мохтажларга ярдәм күрсәтү, аларны сөендерү – зур изгелек.

Гөлсинә Зәкиева  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X