Кичәге юл һәлакәте кеше үлеме белән тәмамланды. Сәбәбе нидә?
Чираттан тыш утырыш
Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин алып барды.
- Кичә Арчада куркыныч юл һәлакәте булды. Бер кеше хастаханәдә үлде, икенчесе операция кичерде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та кичә һәлакәт булган урынга барды. Сәбәпләрен ачыклау максатыннан бүген чираттан тыш утырышка җыелдык, - диде ул. - Быел ел башыннан юл һәлакәтләрендә районда өч кешенең гомере өзелде, зыян күрүчеләр саны да утыздан артып китте. Сәбәп нәрсәдә? Транспорт белән идарә итүчеләрнең саксызлыгы, игьтибарсызлыгы гынамы, әллә башка юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә җаваплы булган оешмаларның да гаебе бармы?
Искәртеп үтәбез, кичә Бирәзә тау астында, автозаправканы үткәннән соңгы борылышта юл һәлакәте булды. Казан ягыннан кызу тизлек белән килгән "Фольксваген Поло" машинасы каршы як полосага чыга һәм "Тойота Камри" автомобиле белән бәрелешә. Беренче машина яна башлый, вакытында килеп җиткән янгын сүндерү хезмәте аны бик тиз сүндерә. Ике машинаның да йөртүчеләрен ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы белән Арча үзәк хастаханәсенә озаталар. "Фольксваген" йөртүчесе хастаханәдә алган яралардан үлә, "Тойота" машинасын йөртүченең хәле уртача авырлыкта, әмма озак дәваланырга туры киләчәк.
- Был Арча районы юлында өч кеше һәлак булды. Берсе тимер юлда, җиңел машинаны поезд бәрдерде, яшь егет гомере өзелде, икенчесе Теләче юлында, велосипедчы һәлак булды һәм менә монысы өчече очрак, - диде Россия эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов. - Кичәге юл һәлакәтенең беренчел сәбәбе - ул участокның тиешенчә яктыртылмавы. Бу хакта без 2022 елдан бирле сүз алып барабыз. Тиешле урыннарга хатлар да яздык, тик алар җавапсыз калды. Бу мәсьәләне кабаттан күтәрергә кирәк.
Хәзер юлларда бик куркыныч. Иртә караңгылана, күз күреме бик начар. Андый чакта тизлекне арттыру түгел, бик зур игьтибар белән генә йөрергә кирәк тә…
- Алдагы көннәрдә юлларда хәл тагын да катлауланачак. Кар явуы көтелә. Бозлавык хасил була. Юлларда куркынычсызлык тәэмин итүче "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалы, "Жилкомбытсервис" ширкәте моңа әзер булырга тиеш, - диде Илшат Галимуллин.- Аеруча таулар куркыныч тудырмаслык булсын.
- Автобус тукталышлары турысын тиешенчә карасыннар иде. Мирҗәм, Носы таулары бик куркыныч. Элек таулар турысында ком тутырылган ящиклар була, менә алмаганда шуны сибәләр иде. Хәзер аларны да бетерделәр, - диде Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев.
Өчиле, Корайван юллары турында да сүз чыкты. Вак таш җәелгән юллар булгач, комлы тоз сипмиләр. ә авыл җирлекләрендә аны чистартып торырга техникалары җитми. Менә шулай бу юллар урталыкта асылынып кала. Мәктәп автобусларын йөртү буенча җавалы булган Айдар Әхмәтханов шундый фикер җиткерде.
- Ул юллар, чыннан да, басарлык та булмый, боз ялтырап тора. Ә мәктәп автобусларын туктатырга ярамый, - диде ул. - Дөрес, без көзге каникуллар вакытында бөтен мәктәп автобусларын карап чыктык, кышкы тәгәрмәчләр куйдык. Шулай ук һәр автобуста хәзер күзәтү системасы бар. Ул юлны да, машинаны да, йөртүчесен дә күрсәтә, тавышны да яздыра. Язма егерме биш көн саклана. Бу мәктәп автобусларын читтән күзәтеп торып, кирәге чыкканда ярдәмгә килергә мөмкинлек бирә.
Булган хәлләрдән, утырышта сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап, тиешле чараларны вакытында күрергә, кеше үлеме белән тәмамлана торган хәлләр тумасын өчен барысын да эшләргә, дигән карарга килделәр. Юл белән бәйләнеше булган һәр оешма юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау буенча нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев