Арча нигә караңгылыкка чума?
11дән соң халык өендә була.
Үзара салым акчасына яктырткычлар куела, ә шәһәр бик иртә дөм караңгылыкка чума. Яндырмагач, алар нәрсәгә кирәк соң?
Бу сорауга “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова түбәндәнечә җавап бирде.
– Хәзерге вакытта кичке 8 тулып 20 минутта шәһәр эчендәге яктырткычлар кабына, 11 тулып 15 минутта автомат рәвештә сүнә. Үзәк урамнарда гына кала. Төн озайган саен яндыру-сүндерү вакыты да үзгәрә, ягъни, ул да озаеп бара. Бу экономия максатында эшләнә. Төне буе яндырып чыгу бик күп чыгым сорый. Ә кирәкме ул? 11дән соң халык өендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Авыллар да вообще яндырмыйлар
0
0