Киләчәк буыннарга яшел мирас: Арчада «Хәтер бакчасы» акциясе узды
300дән артык ылыслы агач утыртылды.
Арчада “Хәтер бакчасы” акциясе узды. Әлеге чарага мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә эшләүче учреждениеләр актив рәвештә кушылды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Чара барышында 300дән артык ылыслы агач утыртылды.
“Хәтер бакчасы” акциясе җәмгыятьтә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен чиста һәм матур тирәлек булдыру идеясен алга сөрә. Әлеге башлангычта катнашу һәркемнең уртак эшкә өлеш кертү мөмкинлеген күрсәтә.
Мондый чаралар шәһәрнең тышкы кыяфәтен генә үзгәртеп калмый, ә кешеләр арасында бердәмлек хисен дә ныгыта. Арчада узган акция моның ачык дәлиле булып тора: уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәр тагын да яшелрәк һәм яшәү өчен уңайлырак була бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев