erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Киләчәккә зур планнар һәм ышаныч белән атлыйбыз

11 февральдә Арча шәһәре гражданнарының җыелышы булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2020 елда башкарылган, 2021 елда башкарылачак эшләр турында сөйләде.

Дәүләт  Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуына тукталды.

Район башлыгы Илшат Нуриев узган елгы җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе хәл ителүен әйтте, киләчәккә планнар белән таныштырды. Алдагы елларда шәһәрнең төньяк өлешендә Спорт сарае, көньяк өлешендә табиб  амбулаториясе, мәктәп, “Арчабаш” бистәсендә балалар бакчасы, “Балыкчы авылы”нда яшүсмерләр өчен хәрби-спорт лагере, Яңа Кырлайда балалар лагере төзү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре