Килде шундый замана яки Ташкичүдә ни өчен көтү чыга алмый?
Сөт бәяләре кими, гасырлар буе көтү йөргән болыннарга да керергә ярамый
Инвесторлык хәрәкәте башлангач бер хәлле генә якташыбыз үзенең туган авылы җирләрен алды. “Безнең бабайлар җиребезне немецларга да бирмәгән, ник без аны ниндидер килмешәкләргә бирергә тиеш?“ – диде ул авылдашлары алдында. Бу сүзләр минем күңелгә дә хуш килде, канатланып шул турыда язып та чыккан идем әле.
Тик бу комга сәнәк белән язылган сүзләр булып чыкты. Бу авыл кешеләре бер-бер артлы зарланышып редакциягә килә башладылар, күмәк хатлар яздылар. Теге инвестор дигәнебез басуларны гына түгел, гасырлар буе көтүлек булып хезмәт иткән болыннарны, ермак, ерганакларны да үзенеке дип игълан иткән икән. Алай гына да түгел – аркандагы малларны джибына тагып фермага алып кайтып яба...
Бу турыда язып чыккач үпкәләде, миңа эшләргә ирек бирмиләр дип, Казанга шикаять язды. Кайтып тикшерүче редакциягә кереп: “Сез йөздән бер өлешен генә язгансыз әле“, – дип әйтеп чыгып китте.
Район басуларыннан узганда (бигрәк тә Кенәр зонасында) каккан казыкларга, утырткан баганаларга карап аптырап та куясың. “Пай җирләре дип бүлеп алынган алар, кемгә бирелгәнен без белми дә калабыз“, – ди җитәкчеләр. “Бер частник техника белән йөри торган бердәнбер юлны да кап-лап куйган иде, шуннан рөхсәт сорап йөрергә туры килде“, – дип әйтеп торды бер җитәкче.
Тагын бер инвестор турында әйтмичә булмый икән әле. Моннан унбиш еллар элек авылга терәп диярлек койма кордырып куйды бу. Авыл кешеләре бозау арканлый, көтү йөртә торган болын, тау битләре теге якта калды. Халык малны шактый асраган еллар бу, рәнҗеп тегендә-монда йөреп карадылар, без дә булышырга тырышып карадык, әмма тегеңә теш үтә торган түгел иде.
Менә хәзер халыкны елаткан бу инвестор да юк инде, болыннар да шул килеш ята. Теге рәнҗеп йөргән авыл агайлары, апаларының да күбесе мәрхүм яки картайган инде. Нинди зур авылда көтүгә чыгарлык мал да калмаган, кызыл китапка кертерлек бер сыер бар, диләр.
Менә шулай озаклап Ташкичү авылына да килеп җиттек. Русларда “Дурной пример заразителен“ дигән мәкаль бар. Татарларда “Кеше куян куа дип...“ дигән усалрагы да бар әле аның. Ташкичүдә хәлләр шундыйрак, кыскасы.
Ташкичү авыл җирлегенә кергән Ташкичү, Иске Ашыт, Ашытбаш, Мәмсә авылларында икешәр көтү чыгуына гаҗәпләнеп тә, сокланып та йөрим. “Иске Ашытның ике көтүендә дә 83әр сыер бар“, – ди элекке авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. Аның белән көтүгә чыгып репортаж язарга дигән хыялым бар.
Ташкичүдәге көтүләрне “мәчетнең теге ягы, мәчетнең бу ягы“ дип аерып йөртәләр. “Теге як“ көтүдә 70тән артык сыер, быел да халык элек-электән йөрткән көтүлеккә чыгарган, бернинди проблема, тоткарлык юк. Ә бу яктагылар шаккатырлык хәлгә тап булган – бер авылдашлары авылга терәлеп торган болынны минем шәхси милек дип, электр көтүчесе белән каплап куйган. “Юлга такта белән койма тоткан иде, аны сүттердем, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин. – Халык зарын тыңлап тынычлап йоклаган да юк инде“.
– Узган ел ук бу урынга казыклар кага башлаган иде, мин аларны алдырдым, – ди элекке башлык Фәһим Фәйзуллин.
Ул чакта әлеге авылдашның кулында документлар булмаган шул, ә октябрь аенда авыл җирлегенә дә, халыкка да әйтмичә шушы җирләрне рәсмиләштереп куйган. “Законда каралганча район газетасында белдерү бастырдым“, – ди ул үзе. Ә ул белдерүне укыган кеше анда кайсы җирләр турында сүз баруын аңлый да алмый.
Шушы әйләндереп алган җирләргә Ашыт елгасының сул як кушылдыгы да кереп калган. Район җир мөнәсәбәтләре һәм милек палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев әйтүенчә, сулыклар янәшәсендәге 20 метр арадагы җирләр пай җирләре була алмый! Чөнки алар саклау зонасына керә.
Тырышып, тырмашып яшәп яткан авыл халкы бүген аптырашта: ничек мондый башбаштаклык була ала? Теге авылдаш: “Авыл халкы безне электән яратмый“, – ди. Моннан соң ныграк ярата башламагайлары...
Без бу гадәттән тыш хәлне контрольдә тотачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев