erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Килен төшә бүген авылга...

Капка төбенә җигелгән пар ат килеп туктады

Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2020” республикакүлəм бəйгесенең зона этабы булып узды.

Бәйгедә 12 районнан килгән кызлар катнашты. Татар халкының милли киемнәреннән чыккан кызлар сәхнәгә нур өстәде. Матур шул безнең киемнәр, аларны кигән кызлар тагын да гүзәлрәк. Кайсы җиңәр? Һәрберсе  тышкы гына түгел, эчке матурлыклары, тел байлыклары, саф татар телендә сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары белән сокландыра. Бәйгенең киеренке булачагы алдан ук аңлашылды.

Ул дүрт этапта үтте. Беренче булып кызлар ачык, истə калырлык һəм үзенчəлекле итеп үзлəре белән таныштырдылар. Икенчесе иҗади бәйге. Катнашучылар иҗади композицияләр тәкъдим иттеләр. Шарт буенча жанрын үзләре билгеләгәннәр. Жюри әгъзалары эстетика, сөйлəм культурасы, катнашучының əзерлек дəрəҗəсе, сəхнəдə үз- тота белүенә карап бəя бирде. ​Өченче этапта модельләр роленә кереп кызлар татар халкының милли киемнәрен тәкъдим иттеләр, сәхнәдә йөрү осталыгы да исәпкә алынды. Катнашучыларга сораулар да бирелде. Анысында инде тапкырлык, зирəклек, гомуми күзаллавы бəялəнде. Кызларның берсе дә җавап эзләп “кесәгә кермәде”. Бәйгенең соңгы этабы аш-су белән бәйле булды. Юк, пешерү осталыгы турында гына сүз бармый, һəр катнашучы үз районында билгеле аш-су белән дә таныштырырга тиеш иде. 

Безнең районнан “Татар кызы – 2020” бәйгесендә Ашытбаш авылы кызы Айгөл Рәхмәтуллина катнашты һәм дипломант исемен яулады. “Финалга 4 кеше генә үтте. Алар Казандагы бәйгедә ел татар кызы исемен алу өчен көрәшәчәк. “Шундый дәрәҗәле бәйгедә катнашу минем өчен зур шатлык. Үземне сынап карадым һәм киләчәктә нәрсәгә аеручы нык игътибар итәргә кирәклегенә төшендем. Милли костюм бик зур роль уйный икән, дигән фикергә килдем”, – диде соңыннан Айгөл.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айгөл Рәхмәтуллина әнисе Ашытбаш мәктәбе укытучысы Розалия ханым кебек үк мөгаллим һөнәрен сайлаган, Арча педагогика көллиятенә укырга кергән. “Музыка укытучысы буласым килде. Көллияттә әзерлек курсларына йөреп, фортепианода уйнау серләренә төшендем. Әмма диплом алганнан соң бу юнәлештә эш таба алмадым, Арчаның беренче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Казан федераль университетына читтән торып укырга кердем, – ди кыз. – Тормышымны педагогика өлкәсе белән бәйләвемә үкенмим, эшемне дә, балаларны да бик яратам”.

Җырларга да ярата ул. Сәхнәләрдә чыгыш ясый. Алып баручы буларак та үзен сынап карый. Бу көнне Айгөл сугышка озату күренешен тәкъдим итте һәм “Җиңеп кайт” дигән җырны башкарды. Көллият укытучысы Рүзәл Галимов һәм “Аллегро” бию төркеме аңа ярдәмгә килде. Шулай ук кыз Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Адилә Салиховага да рәхмәтле. Бәйгедә катнашырга ул этәргеч биргән һәм һәр яктан ярдәм күрсәткән.

Айгөлгә милли йолалар турында сорау эләкте. “Минем апам 2016 елда Кыснага кияүгә чыкты. Гадәттә, кыз алырга машиналарда килсәләр, апаны үзенчәлекле итеп алып киттеләр. Безнең капка төбенә җигелгән пар атлар килеп туктады”, – диде ул.

Аш-су бәйгесенә килгәндә, Айгөлебез әлбә белән паштетка тукталган. Тарихын да бик кызык итеп сөйләде. “Әтнә һәм Арча якларында бәби тапкан хатынның әнисе бәбәй ашына шушы ризыкларны да пешереп алып килә торган булган. Минем әбием 103 яшькә җитте. Аннан бик күп әйберләргә өйрәнеп калдым. Әлбә белән паштет пешерү серен дә ул өйрәтте. Чөнки әбием авылда аш-су пешерү остасы булган”, – дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре