erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кимсетәләр сине, бәрәңге җанашым

Соңгы елларда урман чикләвегеннән авыз иткән юк, белгән кешеләр кортлы ул хәзер, шуңа уңыш бирә алмый, диләр. Без мәктәптә укыган елларда кыш буена җитәрлек итеп, капчыгы белән әзерләп куя идек.

Беркөн урман буендагы басуда эшләүче комбайнчылар яныннан киткәч юл уңаеннан чикләвек белән дә кызыксынып алдык. Урманга алтын көз кереп бара, нинди оста рәссам ул табигать! Юкәдә икән чикләвек дигәндәй, берне генә булса да табып кына булмый бит. Эчкәрәк кергәч аланлыкта агачка сөяп куйган велосипед, бераз читтәрәк куаклытан нәрсәдер җыючы хуҗасын күрдек. Татар агае булып чыкты бу, күрше республиканың моннан ерак түгел урнашкан авылында яши. Үзе чыгышы белән безнең Шурабаш авылыннан, гөлҗимеш җыя икән. “Файдасы бик зур”, – ди. “Монда нинди чикләвек булсын, – диде ул безнең сорауга каршы. – Чикләвекне зур урманнан эзләргә кирәк. Бу бит элекке иген кырлары. 20 ел сукаладым мин бу җирләрне. Хәзер берәүгә дә кирәге юк, әнә бөтен җирдә урман үсә”.

Ничектер күңелсезрәк булып китте. Безнең гөрләп торган басулардан соң мондый күренеш бик сәер тоелды. Беленер-беленмәс юллардан барып берничә авыл аша да үттек. Газ кермәгәнлеген, утын, күмер ягуларын белеп тагын бер тапкыр гаҗәпләндек. Безнең бит җылыда ятып, җылыда торып, рәхәттә яшәп бу турыда уйлаганыбыз да юк. Шөкер итә дә белмибез бугай. Кибетләргә кереп чыктык, райпо системасын саклап калганнар үзе, сатуда әйбер күп. “Бәлки халыктан бәрәңге дә җыясыздыр әле?” – дип сорадык. “Юк шул, менә быел бәрәңге бик уңды, куяр урын гына юк”. Таныш сүзләр, уртак проблема.

Бу көннәрдә авыл кешесе бәрәңге яхшы булды дип бер шатланса, аны нишләтәсе инде дип, уфтанып куя. Сукалау, утырту, төбен өю, коңгызларга каршы көрәшү чыгымнарын гына каплап булса да ярап торыр иде, югыйсә. Дәүләткә дә кирәкми, килеп җыючылар да юкка чыкты соңгы елларда. Карбызга алыштырып йөрүчеләр дә күренми.

– Безнең бер гектар бәрәңгебез бар, – ди Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров. – Быел алып та тормаскамы әллә дип торабыз, киләсе елга тагын утыртасы бар бит, – диде һәм көлеп җибәрде. “Казанда да алмыйлар бәрәңгене, – дип дәвам итте ул. – Тик булган әйбергә ия табылачак. Уңыш кына әйбәт, бәрәңге алай күп түгел ул. Элек һәр колхоз күпме бәрәңге утырта иде, хәзер алар берәү, икәү генә”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Малы, тавык-чебеше булганнар “Бәрәңгене арзанга сатып әрәм иткәнче аны малга ашатам”, – ди.

Бәрәңгесе күп булганнар аны гошер итеп мәчетләргә дә бирә ала. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт андый нияте булган кешеләргә 89274418177 номеры белән шалтыратырга киңәш итә.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X