erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киңәшле эш таркалмас

– Техниканы кышкы саклауга кую белән бергә, аларның кайсына нинди ремонт кирәклеген дә ачыклау мөһим, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган семинарда сүз кукурузны сыйфатлы итеп силоска салу, азыкларны анализга биреп дөрес рацион төзү, баланслап ашату турында барды.

Колхозлар заманында кукурузны кырауларга кадәр урып бетерү таләбе куела иде. Хәзер чәкәне өлгергәч салынган силос тулы кыйммәтле азык булып санала. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә шулай эшлиләр дә. Кукурузның күпмедер өлешен суктырып сыттырылган азык та әзерләячәкләр. Монысын терлекләр аеруча яратып ашый, файдасы да зур, диләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчеләрнең игътибарын менә шул мәсьәләләргә юнәлтте. Чөнки җитәкче үзе кызыксынып йөргәндә генә яхшы сыйфатлы азык әзерләнәчәк, терлекчелектә уңай үзгәрешләр булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов кукурузның сортларын дөрес сайлап алу, чәчелә торган басуларның үзенчәлекле (ул аз гына булса да көньякка авыш булырга тиеш), вакытында известьлау  (ачы туфракта кукуруз үсми) кирәклеге турында сөйләде.

Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Һашимов рационнарны төзү, баету юллары турында сөйләде.

Район ветеринария лабораториясе мөдире Рәкыйп Йосыпов сыйфатсыз азык ашаган терлекләрнең нинди авыруларга дучар булуын аңлатты. “Силосны яхшылап, тәүлек буе  таптатырга кирәк, өзеклек булганда масса кабара, аның эченә һава керә, – диде ул. – Шуңа игътибар итеп бетермиләр, менә монда да силос таптыйсы трактор туктап тора”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чылбырлы трактор белән таптату дөрес түгел, аның басымы аз, аны массаны тарату өчен генә файдаланырга ярый. Таптату өчен “Т–150”, “К–700” тракторлары әйбәт.

“Ашытбаш” хуҗалыгында баш инженерлар белән уздырылган семинар эштән бушаган техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларын тәртипкә китерү мәсьәләләренә багышланган иде. Ширкәт җитәкчесе Руслан Нуриев, баш инженер Камил Хафизуллин хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштырдылар.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров, Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов механизаторларның иминлеген саклау буенча таләпләрне аңлаттылар.

– Техниканы кышкы саклауга кую белән бергә, аларның кайсына нинди ремонт кирәклеген дә ачыклау мөһим, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – “Ашытбаш” хуҗалыгында техниканы дөрес итеп саклауга куйганнар, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү һәм көйләү пункты бар, тырмалар төзәтү башланган. Башка хуҗалыкларда да бу мәсьәләләр игътибар үзәгендә булсын иде.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X